Дүрт-Мунча егете - Зәйнең тырыш механизаторы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсына йомгак ясалуы турында хәбәр иткән идек
Әлеге конкурста Зәй районыннан дистәгә якын комбайнчы катнашып, премия алдылар. Премия алучылар арасында Айрат Уразманов та бар. Ул икенче елын инде республикадан премия ала. Айрат хезмәт юлын “Восток” агрофирмасында башлый һәм аны “Зәй” агрофирмасында дәвам итә. Хәзер исә “Зәй” агрофирмасына “Агрокөч-Логистика” акционерлык җәмгыятеннән килеп эшли: “Тукано- 450” комбайнын иярли.
Ул үз эшенең осталары булган комбайнчылар Рәсим Мөфтиев, Илнар Вәлиев, Айдар Галимов, Илсур Юнысов, Ринат Яхин, Риваль Гыйләҗев, Раил Шакирҗанов, Айнур Шәйхиев һәм башкалар белән иңгә-иң торып эшли.
Айрат Уразманов– Дүрт-Мунча авылы егете. Механизаторлар династиясеннән: Фәндүс, Хәлил, Айрат Уразмановлар өчесе дә техника иярлиләр.
Айрат –универсал, тракторда чәчү чәчә, чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртә, ашлама кертә. Аннан комбайн штурвалы артына утырып, бөртеклеләрне җыю эшенә керешә. Кыскасы, яз-көз басу эшләрендә катнаша ул.
-Бик тырыш егетләр ул Айрат, нинди генә техникага утырса да, эшен җиренә җиткереп башкара, - ди “Зәй” агрофирмасының баш инженеры Дамир Гарифуллин, Айрат турында җылы итеп сөйләп.
Айрат - гаиләдә яраткан әти, гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Зөлфия белән төп йортта әниләре белән бергә яшиләр, өч бала үстерәләр.
Афәрин, Айрат, алга таба да шулай сынатма, зур уңыш алып эшлә!

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/ayrat-urazmanov-zyne-tyrysh-mekhanizatory
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев