Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Доргадан укытучы Алевтина Андреева: “Ашарга әзерләгәндә дә керәшен җыруларын сузам”

Җәйге каникуллар тәмамланырга санаулы көннәр калды.

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында. Әлеге исемгә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.
Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, бала күңелен аңлый белә. Укытучы – ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала. Урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәге түзми.
Укытучы булу җиңел түгел! Шуның өстенә авыл укытучысы зур хуҗалык та алып барырга, мал-туар тотарга, бакчада яшелчә үстерергә дә өлгерергә тиеш. Әле бит укытучының бакчасы ялт итеп торырга, башкаларга үрнәк булуы да кирәк.
Шундый укытучыларның берсе – Алевтина Андреева Балтач районының Дорга авылында яши. Ул 24 ел үз авыллары мәктәбендә башлангыч классларны укыта, ә инде мәктәп ябылгач, эшен күрше Пыжмара авылында дәвам итә.


Ире Борис белән 32 ел матур гына гомер итәләр. Эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең кадерен белеп яшәүче гаиләне авылда да хөрмәт итәләр.
Алевтина Юрьевнаның бакчадагы чәчәкләренә күз салсаң, матурлыкка сокланып туя алмыйсың! Анда чәчәкләрнең күплеге, төрлелеге!

Ә яшелчә, җиләк-җимеш турында әйтәсе дә юк. Ясаган салат, тозлы кыяр, помидор банкаларын санап та бетерерлек түгел.

Гомүмән, мактый китсәң күп инде. Чисталык-пөхтǝлек ягыннан да, аш-суга осталыгы, моңлы итеп җырлавы белǝн дǝ күплǝргǝ үрнǝк укытучы ул.


“Керәшен жырларын бик яратам, ашлар, камыр ризыклары пешергәндә дә гел жырлыйм. Борис, жырлап пешергәнгә тәмле була, дип көлә. Керәшен жырларының минусовкаларын гына табуы кыенрак. Ел укытучысы конкурсында катнашып районда 3 урынны алдым. Иң яхшы класс житәкчесе конкурсында катнаштым”, – диде Алевтина Юрьевна.
 

Пироглар өчен камыр рецепты да тәкъдим итте ул безгә.

250 грамм кефир, 1стакан сыек май, 2аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы сода, бер чәй калагы тоз, камыр күперткеч һәм он салып камыр басабыз, бераз ял иткәч, алдан әзерләнгән эчлекне салып пирог пешерәбез, алма, балан пирогына бик тәмле, чупрәсез камыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев