Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Диләрә Мироваева концерты узды

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә халыкара, Россия һәм республика конкурслары лауреаты, Татарстанның атказанган артисткасы Диләрә Мироваева концерты булды.

Әлеге концерт Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы ярдәмендә оештырылды. Диләрә Владимировна белән беррәттән, аның укучылары – шушы колледжның дүртенче курс студентлары да чыгыш ясадылар. Концертта Диләрәнең әнисе Гөлчәчәк тә катнашты. Әнисе белән әтисе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир да вакытында әлеге колледжның җыр бүлеген тәмамлаган һәм күп еллар шунда эшләгән кешеләр.

Мироваевлар гаиләсе республикада иҗат белән шөгыльләнүче гаиләләрнең берсе буларак билгеле. Балалары һәм оныклары да җыр-биюгә гашыйк, оста кешеләр. Сүз уңаеннан шунсын да әйтеп китәргә кирәк, биш ел элек колледжда оешкан Алабуга җыр һәм бию ансамбленең дә җитәкчесе Диләрә Мироваева. Аның улы да шунда укыган, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә.

Диләрәнең әнисе: “Туганчы ук җырлагандыр инде ул. Сәхнәгә чыгуы дүрт яшендә булды. Күпкырлы талант иясе, юкка гына атказанган исемен бирмәгәннәрдер”, – дип, кызын мактап алды.

Концертта яңгыраган керәшен, татар, рус җырларыннан күпчелегенең көен дә, сүзләрен дә Владимир Мироваев үзе язган.

“Керәшен кызы буларак, халкыбызның матур җыруларын алып килдем. Әтиемнең туган ягы Кайбыч көйләрен дә бәләкәй чактан ук җырлыйбыз, ул җырлар белән төрле конкурс-фестивальләрдә катнаштык”, – диде Диләрә. Талантлы җырчы студентларның, “Кама таңнары” бию коллективының чыгышын да тамашачы яратып кабул итте.

Концерт ахырында Диләрә Мироваева мәдәни үзәккә үз әтисенең дә 65 җыры кергән китап бүләк итте. Шунысы кызыклы, Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры, Алабуга колледжының оркестр бүлеген тәмамлаган Людмила Белоусова укыган чорда  Владимир Мироваев та шунда укытып йөргән әле. “Сокланырлык талант ияләре, тормышларында гомер буе җыр-моң юлдаш булып килә, мәдәният өлкәсендә эшләүләрен дәвам итәләр. Карендәшләребез арасында талантлы кешеләрнең булуы, Диләрәнең, әнисенең Казанга кадәр килеп керәшен җырларын ишеттерүе, студентларның җыр-биюләрен ишетү-карау безнең өчен дә зур горурлык. ”,– дип үзенең соклануын белдереп, Диләрә Владимировнага мәдәни үзәк исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды Людмила Белоусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев