Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чүп-чарга күмелүдән котылу юллары

Дөньяны көнкүреш һәм җитештерү тармагы калдыклары каплап китмәсен өчен чаралар күрелә.

Хәзерге вакытта промышленность җитештерүе калдыклары һәм кулланудан калган чүп-чар – мохиткә бәйле проблемаларның иң катлаулысы. Дөнья океанына елның-елында 10 миллион тонна пластик чүп-чар ташлануы да шуны күрсәтә. Әгәр дә экологияне яхшырту буенча тиешле чаралар күрелмәсә, 2050 елга инде пластик чүп-чар океандагы барлык балыкларга караганда күп мәртәбәләр артып китәчәк. Моңа юл куймас өчен, калдыклар туплануга киртә буларак, экономикада ябык цикл принциплары өстенлек итәргә тиеш.

Бу уңайдан, Россиядә 2030 елга кадәрге социаль-икътисад үсеш проекты тормышка ашырыла. Бурыч – калдыкларны эшкәртеп кабат куллану өчен тиешле инфраструктура һәм шартлар булдыру. Икенчел чимал өлеше  2030 елга төзелештә – 40 процент, авыл хуҗалыгында – 50 процент, промышленностьта 30 проценттан артып китәчәк. Кабул ителгән нормативлар таләбе буенча, 2030 елдан икенчел чимал булырдай калдыкларны җиргә күмү тыела, алар кабат эшкәртеләчәк.

Мәсәлән, юл төзелешендә кабат эшкәртелгән шиннан торган резин модификатор һәм икенчел асфальт-бетон калдыгы куллану экологик яктан да, икътисад ягыннан да отышлы булачак икән. Өстәвенә, бу әле юл төзелеше бәясен 20 процентка арзанайту мөмкинлеге бирә.

Пластик калдыклардан геотекстиль ясарга була. Аны авыл хуҗалыгында туфрак өстенә каплау өчен файдаланганда, дым саклауга уңай тәэсир итеп, сугару нормасын 15 процентка  киметеп булачак...

Калдыкларны кабат эшкәртү технологиясе үсеше һәм дәүләт белән бизнесның үзара уңышлы хезмәттәшлеге шартларында, икенчел чимал куллану илебез икътисады өчен яхшы нәтиҗәләргә китерә.

Фото: kuban.mk.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев