«Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле «Бәрәнге бәйрәме» фестивалендә катнаштылар
10 август көнне Әтнә төбәгенең Ары авылында “Бәрәңге бәйрәме” узды.
Искиткеч әзерлекле бәйрәмдә республиканың төрле районнарыннан фольклор коллективлары катнашып, үзара тәҗрибә уртаклашты. Биредә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Чулпы" керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты.
“Бәрәңге бәйрәме” бик күңелле үтте. Безне “Югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаганы өчен” диелгән Диплом белән бүләкләделәр. Үз җыруларыбызны җырлап, бию-йолаларыбызны күрсәтеп килгән кунакларны сөендердек.
Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар бәрәңге шулпасыннан авыз итеп, учакта пешкән бәрәңге ашап, коймак белән чәй эчеп рәхәтләнеп ял итте”, – дип хәбәр иттеләр Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев