Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Читкә акча ага

Илебездәге бай кешеләр үз акчасын чит илләргә күчерә

Бу елның тугыз аенда Россия кешеләре чит илләрнең банкларындагы үз счетларына 63 миллиард доллардан күбрәк акча күчергәннәр. Сентябрь аенда гына да аларның барлыгы 6,7 миллиард доллары илдән чыгып “оча” алган...

Украинада хәрби операция башланганнан бирле, Россия гражданнары үз акчасын чит ил банкларына күчерүгә керешкән. Акчалы кешеләр әле январь аенда үзебездәге банкларда 30,6 миллиард доллар саклаган булганнар. Ә февральдә чит илләрдәге депозитларына 4,3 миллиард доллар күчергәннәр. Бу – соңгы дүрт елда аерым кешеләр тарафыннан чит илләрдәге банклардагы үз счетларына иң күп күчерелгән акча.

Язын илебезнең үзәк банкы бу төр операцияләрне чикләгәч, чит илләргә акча агылу кимегән. Россиянең акчалы кешеләре март аенда – 1,7, апрельдә – 1,4, ә майда барлыгы 1,7 миллиард доллар гына күчерә алганнар. Май аенда үзебезнең рус акчасы булган “рубль” ныгып, үзәк банк валютага кагылышлы чикләүләр тезгенен бушайтуга ук, Россия кешеләренең чит илләр банкларындагы депозитлары күләме өч мәртәбә артып, 5,2 миллиард тәшкил иткән. Июль һәм август аенда да читкә шуннан да ким акча китмәгән.

Илебез банкы чит илгә акча күчерү буенча билгеле бер чикләүләрне киләсе елның 31 мартына кадәр үз көчендә калдыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев