Чиркәснең Табыну качы да бар
Черкасово (Чиркәс) - Күклек елгасы буенда, Алабуга шәһәреннән 35 чакрым төньяк-көнбатышка таба урнашкан керәшен авылы.
1920 елга кадәр авыл Нократ губернасы Алабуга өязенең Черкасов волосте үзәге була. 1920 елдан Мамадыш, 1921 елдан - Алабуга, 1928 елдан - Татарстан АССРның Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Алабуга, 19.02.1944 елдан Костенеевск, 08.06.1944 елдан Морт, 1954 елның 19.11.1954 елдан Алабуга районнары составында. Бүгенге көндә Иске Күклек авыл җирлегенә керә.
Черкасово волосте 1855 елда оеша һәм 1924 елга кадәр волость буларак саклана. Волость идарәсе волость үзәгендәге Черкасово авылында, Алабуга өязеннән 37 чакрым ераклыкта урнашкан була. Черкасово авылы аша Төньяк-көнбатыш юнәлештә Алабугадан Малмыжга почта тракты узган. Шулай ук, Черкасово яныннан, зур Екатерина күпере буйлап, тоткыннарны Кировка алып барганнар.
Волостьта ике чиркәү була: Умәк авылында 1868 елда төзелгән Изге Павел һәм Петр, Еловода - Архангел Михаил чиркәүләре.
Чиркәс авылы халкы икмәк үстерү, балык тоту, умартачылык белән шөгыльләнгән. Кышын ирләр авылдан шәһәрләргә акча эшләргә киткән. XIX гасыр азагында авылда агачтан икмәк кибете, 2 данә он тарттыргыч су тегермәне, тимерче алачыгы, башлангыч мәктәп, янгын каланчасы, зур алмагач бакчасы, сыер һәм сарык фермасы булган. 1956 елга кадәр Черкасовода авыл советы да эшли. XX гасырның 30-80 елларында Черкасоводагы хуҗалыклар «Ударник» колхозы дип йөртелә.
Черкасово авылында 1987–1994 елларда башлангыч мәктәп, 2013 елга кадәр клуб эшли.
2012 елда Черкасово авылының чишмә буенда Табыну качы куелган. Бүгенге көндә Чиркәс авылында 27 кеше яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев