Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай районының Югары Кондрата авылы халкы Тройсын бәйрәмен ел саен көтеп ала

Быел бәйрәмдә районның – “Багалмам”, Югары Кондратаның “Сандугач” фольклор ансамбльләре катнашты

Ул каен бәйрәме булып бүгенге көнгә килеп җитте. Әби-бабаларыбыздан калган бәйрәмнең йолалары, бик күп еллар буена, буыннан-буынга тапшырылып килә. Элек яшьләр урманнан каен алып кайтып, аны бизәп, йорт каршына урнаштырып, тирәсендә түгәрәк уен ясаганнар. Еллар үткән саен үзгәрешләр керә бара, хәзер аны авылда төрле-төрле уеннар белән, мул ризыклы өстәлләр әзерләп, самавырларда чәй кайнатып,  кунакларга сый-хөрмәт күрсәтеп уздыралар.

Бүгенге көндә үсеп килүче буынга тарихны, әби-бабаларыбызның йолаларын җиткерү бик мөһим. Үз тарихын, йола–гадәтләрен белмәгән кеше культуралы була алмый. Бәйрәмнең асылын, кирәклеген аңлатып, киләчәк буынга җиткерү максатыннан мәдәният  йорты мөдире Татьяна Павлова белән инде  дүртенче ел рәттән шушы бәйрәмне бергәләп оештырабыз.

Безнең Югары Кондрата авылында бу бәйрәмдә зиратка барып, үлгәннәрне искә алалар. Авылдан киткән, төрле төбәкләрдә яшәүче туганайлар, дуслар, классташлар җыела. Сәгать унберләр тирәсендә Җапрак бәйрәмен башлыйбыз. Рәхәтләнеп аралашабыз, талантлы авылдашларыбызның чыгышларын карыйбыз.

Быел бәйрәм мәктәп бинасы каршында уздырылды. Бәйрәм күрке – тасма, яулыклар белән бизәлгән яшь каен. Кунаклар бик күп җыелды. Районның – “Багалмам”, Югары Кондратаның “Сандугач” фольклор ансамбльләре, авыл җирлеге башлыгы Федор Чалмаев һәм Чистай районының керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары Алексей Ефимов килде.

Мул сыйлы өстәлләр әзерләнде, самавырда хуш исле тәмле чәй  кайнап торды.

Бәйрәм халкыбызның җырлары белән башланып китте. Тантананы ачып җибәрү өчен сүз Федор Чалмаевка бирелде. Ул барлык җыелган халыкны Тройсын бәйрәме белән тәбрикләп, исәнлек-саулык, тынычлык теләде. ”Багалмам” фольклор ансамблен 5 еллык юбилейлары белән котлап, истәлекле бүләк тә тапшырды.

Алексей Тихонович та барлык туганайларны изге бәйрәмебез белән тәбрикләде. Балалар да, олылар да керәшен җырларын җырладылар, уеннарда катнаштылар.  Җиңүчеләргә призлар да булды. 

Борынгыдан калган ышанулар буенча, каенны елгага агыздык. Бу вакытта илдә-көндә иминлек-тынычлык булсын, кайгы-хәсрәт читләтеп узсын, дип иң изге теләкләр теләнде.

 

Кондрата авылы китапханәчесе,

Елена Гурьянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев