Чистай керәшеннәренең борынгы киемнәре башкалардан аерылып торган
Сүрәкә бизәгендә тәңкәләр күбрәк очрый, “канатлы” җилкәлек өчен ука киңрәк алына
https://vk.com/tatcultureЧистай ягы керәшен хатыннарының сүрәкәсе башкаларныкыннан бераз аерыла – бизәгендә тәңкәләр күбрәк очрый, маңгай турысындагы өлеше – ике катламлы, алтын җеп белән чигелгән, “канатлы” җилкәлек өчен ука киңрәк алына. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сүрәкә белән бергә, арттан махсус тегелгән яулыклар бәйләгәннәр. Ә “түгәрәк җаулык” Чистай өязендә, күбесенчә, туй чорында кулланылган.
Фотода Чистай керәшеннәренең киндер тукымадан тегелгән бизәкле хатын-кыз күлмәкләре (уңда сирәк кулланыла торган многоремиз техникасында башкарылган). Чистай керәшеннәре. Казан губернасы. XIX гасыр ахыры–XX гасыр башы.
Фото: РЭМ
"Татарский народный костюм"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев