Чигүче Викталина Кузнецова: "Безне "кияүгә чыгу өчен бирнә әзерләргә кирәк", дип үстерделәр"
Түбән Кама районыннан Викталина Кузнецова үзенең тәре алҗапкычының фотосын юллады
Элек кияүгә китүче кызлар бирнәлекне алдан ук әзерлиләр иде.
Мин үзем Түбән Кама районының Келәтле авылы кызы. Чистай районындагы Каргалы авылы егетенә кияүгә чыктым. Ике улым бар...
Элек әниләр безне “кияүгә чыгу өчен бирнә әзерләргә кирәк”, дип үстерделәр. Кияүгә кайчан чыгасын белгән юк, әмма бирнәлек әзер булырга тиеш иде. Шуңа да кыз чагыннан ук чигеп куйдык. Мин тәре алҗапкычын гади ак тукымага канва белән чиктем. Чигеп бетергәч, канваның җепләрен тартып аласың да, чигеш тип-тигез булып кала. Бистәрләр дә чиктем.
Без яшь чакта армиягә китүче егетләргә чигүле кулъяулыгы бирү гадәте бар иде. Икесе әле дә үземдә саклана, армиягә китүче егетләр күп булмаган, күрәсең.
Хәзерге вакытта Зур Афанас авылындагы “Серле мәләнчек” керәшен фольклор ансамбленә җөрим. Келәтленең үзендә клуб юк җимерелде. Репетициягә дә Афанаска барабыз. Авылдан барып-кайтып җөрергә җайсызрак, шуңа сирәк-мирәк кенә җыелышып, җырлап алабыз. Үзебезнең әбиләр, әниләр җырлаган көйләр югалмасын дип тотынган эш иде. Әнием исән-сау, 83 яше тулды. Хәзер дә тәмле пироглар пешереп ашата безгә.
Викталина КУЗНЕЦОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Бик матур куз жауын алырлык
0
0
0
0
Молодец дорес язма,.
0
0