Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәр җиңги киңәшләрен укыгыз

Халык медицинасында үги ана яфрагы элек- электән ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы әйбәт дәва булып санала

Аның төнәтмәсе какырту һәм йомшарту үзлегенә ия. Аларны сулыш юллары авыруларын (сулыш юллары ялкынсыну, бронхит, бронхиаль астма, үпкәгә салкын тию һәм туберкулез) дәвалаганда кулланыр- га киңәш ителә. Вак кына итеп туралган үги ана яфрагын 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы исәбеннән салып, 30 минут төнәтәләр. Кайнатмасын да 1 стакан суга 1 аш кашыгы яфрак салып әзерлиләр һәм көнгә 3-4 тапкыр, ашаганга кадәр, 1-2шәр аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфрагының төнәтмәсе һәм кайнатмасы, шулай ук, спазмолитик үзлекләргә ия. Яфракларын тирән яраларга, җәрәхәтләргә һәм чуаннарга каплыйлар. Үги ана яфракларын җәйнең беренче яртысында,
май-июньдә, яфрак җәймәләрен сабының бер өлеше белән бергә (5 сантиметрдан да озын итмичә) кул белән өзеп җыялар. Кәгазьгә юка гына катлам итеп таратып, ачык һавада, чормада, әйбәт җилләтелә торган бинада киптерәләр. Күгәргән һәм таплы яфракларны алып ташлыйлар, кулланырга әзерләрен өсте каплаулы тартмаларга яки банкаларга салып, коры урында 3 елга кадәр саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев