Чанаташлар – нинди бәйрәм ул?
Бу - керәшеннәрнең борынгыдан килгән бәйрәме
Чиркәү календарь буенча, 7 апрель – Арухәбәр (Благовещение) көне. Изге кыз Марияга фәрештә Алла Улы тудырачагын әйткән көн. Яшь буын 7 апрельне Благовещение дип кенә белә. Өлкән буынга ул Чанаташлар бәйрәме буларак та билгеле.
Чанаташлар бәйрәме табигать календаре белән бәйле. Шушы вакытта ат чанасын ташлап, арба җиккәннәр. Күрәсең, бу - яз килүгә куану бәйрәмедер. Чанаташлар бәйрәме дип, Мамадыш районының Дүсмәт авылында әйтәләр. Тагын кайсы якларда бу бәйрәмне искә алалар?
Шулай ук, 7 апрель – кош оя итмәс көн. Благовещениега туры килгән көндә керәшеннәр ел буе эш башламый, чөнки уңышлы булмый дип санала. Быел ул атнакөнгә (воскресенье) туры килә.
«Бу көнне балык ашарга кирәк»,- дип әйтәләр өлкәннәр. «Балыгың булмаса, кылчыгын булса да суырып куй», - дигән сүзләр хәтердә. Балык Бистәсе керәшеннәре бу көнне – Балык бәйрәме дип тә атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Мин Саба районы Кырбаш авылында туып ускен керэшен кызы. Безнен авылда да олы кешелэр чана ташлау кене дип эйтэлэр иде.
0
0