Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллыдан Самира Сафинаның күңел төпкелендә керәшенлек яши

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче сәләтле кыз Самира Сафина Тройсын бәйрәме күренешен картина итеп ясаган.

Ул быел Яр Чаллы шәһәренең сәнгать мәктәбен тәмамлап диплом алды һәм балалар сәнгать мәктәбенә укырга керде. Рәсем ясаудан тыш, ул спорт, бию белән шөгыльләнә, төрле кул эшләренә дә осталыгы бар.

Унбиш яшьлек Самира диплом эше итеп Тройсын бәйрәмен сайлаган. Без аның ни өчен бу теманы сайлавы белән кызыксындык:

Тройсын - православие календаре буенча иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу олы бәйрәм Изге Өчлекне, Атаны, Улны, Святый Тынны данлау хөрмәтенә һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүе хөрмәтенә билгеләп үтелә.

Традиция буенча Тройсында чиркәүләрне, өйләрне яңарыш символы булган яшел ботаклар һәм үләннәр белән бизиләр. Тройсын атнасында 6-12 яшьлек кызлар каеннар киендерәләр һәм алар тирәсендә түгәрәктә әйләнеп, җырлар җырлыйлар һәм бәйрәм табыны оештыралар.

«Мин үз эшемдә болытлы июль көнен күрсәттем. Картинаның төп герое – алсу-кызыл күлмәк һәм яулык белән аерылып торган түтием. Аның янында, шулай ук, кызыл күлмәк кигән туганым тора. Ул баянчы уйнаган көйгә бии, аның янында чуклы каен тоткан яшь егет утыра.
Әнием яклап туган ягым Әлмәт җирлегендәге Кәләй һәм Илтән-Бута авылларында Тройсын бәйрәмнәре шундый күңелле уза. Бу картинада мин бу бәйрәмнең ничек билгеләп үтелүен һәм аның атмосферасын тоярга мөмкинлек бирергә теләдем», – дип сөйләде Самира.

 


Яшь кенә кызның шундый изге бәйрәмне күңелендә йөртүе, аның матурлыгын, яңарыш чорын халыкка күрсәтергә теләве нык сөендерә. Димәк, бәйрәм-йолалар сакланачак, киләчәк буынга да барып җитәчәк дигән ышаныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев