Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллыдагы керәшен чиркәвендә келәү уздырылды

18 майда Яр Чаллы шәһәрендәге «Неупиваемая чаша» тәресе чиркәвендә бәйрәм литургиясе булды.

«Неупиваемая чаша» тәресе чиркәвенең үз престол бәйрәме көнендәге бу келәү Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән булды.

Келәүдә приход халкы һәм митрополия священниклары катнашты. Митрополиядән, аерым алганда, «Неупиваемая чаша» чиркәве настоятеле протоиерей Владимир Иванов, Казан шәһәренең Тихвин чиркәвеннән – Алексий Колчерин, Тукай районының Мәләкәс авылыннан – Николай Храмов, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәвенннән Димитрий Сизов, Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы һәм Казаклар Чаллысыннан – Геннадий Сизов, шул районның Иванай авылы чиркәве настоятеле отец Илья, һәм, шулай ук, Чистай шәһәре чиркәве настоятеле Валерий Кузьмин булды.

Билгеле булганча, Чаллыдагы «Неупиваемая чаша» тәресе приходы 2014 елның июнендә теркәлде. Ә 2016 елда чиркәү салу өчен урын бирелде. Һәм инде 2020 елга җыйнак кына храм төзелеп, анда туган телдә келәү итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды. 2021 елда беренче архиерей келәве уздырылды. Узган елның 10 январенда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашында келәү үтте.

Керәшеннәр күпләп яши торган Чаллы шәһәрендә үзебезнең чиркәү булуы һәм приход халкының туган телдә алып барылган келәүләргә күпләп йөрүе – православие динендәге карендәшләребезнең барысы өчен дә зур шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев