Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәчәк аена – халык календаре

Элек июньне җирле календарьда, нәкъ асылына туры китереп, «җәй ае», «чәчәк ае» дип атаганнар.

Календарь җәйдән тыш, бу айда әле астрономик җәй дә башлана.

Анысын 22 июньнән – җәйге кояш торгынлыгы көненнән исәплиләр. Бу вакытта инде көн озынлыгы иң соңгы чигенә җитә – сәгать унҗидене сукканда да көн яктылыгы була, ә төн исә бер саплам кадәр генә булып кала.

Урманнарда, болын-тугайларда хәзер күпме ямь, никадәр гүзәллек! Бөтен тирә-юнь ямь-яшел. Кая карама, аллы-гөлле чәчәкләр. Берөзлексез кошлар моңы агыла…

Июнь аеның аерым көннәре халык календарендагы мөһим даталар булып санала.

* * *

Өчесендә төшлектән җил –

Сабан ашлыгына килә ел.

* * *

Сәгать унҗидене суккан көнне (көн озынлыгы турында сүз бара – ред.) иртә чәчкәнең җитсә дә, кич чәчәкнең җитмәс (ягъни, өлгермәс).

* * *

Көн унҗиде сәгатькә озайган көнне яңгыр булса, ашлык яхшы булыр.

* * *

Унҗиде сәгатькә тикле (көн озынлыгы 17 сәгатькә җиткәнче – ред.) яхшы җылы яңгыр яуса, икмәк басуга сыймас.

* * *

Егерме сигезендә яңгырлы –

Җиде атна яңгырлы.

Билгеле булганча, табигать белән бәйле сынамышларның күбесендә сүз явым-төшем тирәсендә йөри.

Яңыгр белән бәйләнештә, табигать календареның борынгырак сәхифәләренә күз салып узу урынлы булыр.

Элекке заманнарда корылыклы елларны, “су юллары ачылсын” дип, кояшка, болытка багышлап, ак яки кара төстәге терлекне корбан иткәннәр. Халык ак төсне – иминлек, пакьлек, ә кара төсне яңгыр символы буларак кабул иткән. Төсләргә өстенлек биргәндә, мөгаен суның – аклыгы, болытның каралыгы исәпкә алынгандыр.

“Көтү килгәндә, алдан кара сыер килсә, болытлы булыр” дигән ышану да шул хакта сөйли.

Яңгыр теләгәндә, терлек чалудан тыш, тагын яңгыр боткасы пешерү йоласы да киң таралган булган. Җәй көне озак вакыт яңгыр яумый торса, өй саен йөреп, ярма, сөт, май ише әйберләр җыйганнар да, су буенда ботка пешереп, шуны олысы-кечесе бергәләп ашаганнар. Аннары, кемне дә булса киеме-ние белән суга ыргытканнар, узган-барганнарга чүлмәкләр, чиләкләр белән су сибеш башланган. Бу вакытта такмаклар да әйтелгән:

Чүлмәк-чүлмәк май кирәк,

Чиләк-чиләк яңгыр кирәк.

Моннан тыш, яңгырга мөрәҗәгать итеп әйтелә торган махсус теләү текстлары да булган:

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен,

Чума чире йөрмәсен.

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Иген-ашлык күп булсын,

Башклары тук булсын,

Кибән-эскерт зур булсын.

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Кара сарык суярмын,

Ботын сиңа куярмын,

Сөтле сыер – абзарда.

Бар да булыр яуганда,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

 

(“Керәшен сүзе” газетасы, 25 май, 1998 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев