Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәме генә булсын, гөбәдия тиз пешә ул!

Пешкән гөбәдияне кискәч, тәме ягыннан да, төсе ягыннан да бер-берсенә туры килә торган ашамлыклар катлам-катлам булып, аермачык күренеп тора.

Гөбәдияне пешерер алдыннан, иң беренче эш итеп, туңдыргычтан кортны алып, коры чүпрәккә җәеп саркытам, йөземне кайнар суга бүрттерергә салып куям. Гөбәдияне иртән пешерергә уйласам, моны кичтән үк тә эшлим. Яртышар стакан сөт белән суга бер чәй кашыгы чүпрә, бер йомырка, бер аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, дүрт аш кашыгы үсемлек мае салам. Боларны гөбәдия камыры өчен әзерләп куям. Аннан өч йомырканы пешерергә куям, стакан ярым дөгене бүрттерергә утыртам. Дөгене тозлы суда бүрттерәм. Изелгәнче үк пешермим. Йомшара башлауга ук дуршлагка салам. Каралмасын өчен эссе су белән чайкыйм. Ул арада зур гына кисәк ак майны эретергә утыртам. Унбиш минутлап вакыт үткәч, чүпрә, тоз, шикәр комы эреп бетә, гөбәдиянең камырын баса башлыйм. Аны мин, он куша-куша, йомшак кына итеп басам. Катнашмасында үсемлек мае да булгач, ул кулга ябышмый. Камыр әзер булуга, өстен каплап я булмаса полиэтилен пакетка салып, ике сәгать ял иттерәм. Астагы өлешен зуррак итеп җәям, капкачын кечкенәрәк ясыйм. Башта кызыл эремчек һәм шикәр комы, аннары дөге, йомырка Һәм соңыннан йөзем. Шуларның өстенә Унбиш аш кашыгы эретелгән ак май сибәм. Өске өлешкә дигән камырның җәемен каплап, гөбәдиянең кырыйларын чемтеп чыгам да, өстенә йомшарган ак май белән онны уып сибәм һәм кырык минутка духовкага куям. Шулай пешерелгән гөбәдиянең камыры бик йомшак, тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев