Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быелның июлендә тәмамланырга тиешле программа җиде елга озайтыла

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары озайтыла

Мондый канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә. 

Быелның июлендә тәмамланырга тиешле программа җиде елга озайтыла. 2030 елга кадәр өстәмә бюджет чыгымнары 647,59 миллиард сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 2024 елда – 47,8 миллиард сум. 

Түләүне яшәү өчен яраксыз дип табылган торак сатып алуга кулланырга ярамый. 

«Хәзер түләүдән 2019 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр файдалана алачак. Шул ук вакытта кредит шартнамәсе 2031 елның 1 июленә кадәр төзелергә тиеш», – дип аңлаткан «Российская газета»га  Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Галина Карелова.

Сенатор әлеге ярдәм чарасына ихтыяҗ зур булуны билгеләп үтә: программа эшли башлаганнан бирле аннан 700 меңгә якын гаилә файдаланган, шул исәптән узган елда – 200,5 мең. 

Карелова шулай ук хәзер балалы гаиләләрнең фатир мәсьәләсен хәл итәр өченберничә мөмкинлеге барлыгын искәртә. Мәсәлән, «Гаилә ипотекасы» программасы нигезендә ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр дәүләт катнашында киметелгән ставка буенча ипотека кредиты алырга мөмкин. «Яшь гаилә» программасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 35 яшькә кадәрге ир белән хатынга бала туганчы ук яңа төзелә торган йорттагы торак бәясенең 30-35 проценты күләмендә субсидия алырга була. Ә кайбер төбәкләрдә ипотека өчен өстәмә субсидияләр каралган. Мәсәлән, Приморье краенда өченче һәм аннан соңгы бала тугач, федераль 450 мең сумга өстәмә рәвештә тагын 550 мең сум өстәп түләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев