Бүләккә — тегермән ташы
Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылында гомер кичерүче Галина Кузьминага (үз гомерендә инде икенче мәртәбә!) тегермән ташы бүләк иттеләр.
Кырык елга якын үз йортларының бакчасы артында яткан бу тегермән ташы — Кузьминнар гаиләсе өчен аеруча кадерле.
Билгеле булганча, Келәтле авылында XX гасыр башында ике су тегермәне булган. Галина Михайловнаның кызы Нина әйтүенчә, ул тегермәннәрнең берсе аларның җырак карт бабайлары — каптенармус Емельян Денисовныкы булган. Төгәлрәге, заманында аны Емельянның әтисе Василий (1840-1906) салган. Василийның 1883 елда туган улы Емельян Патша армиясендә каптенармус була. Каптенармус — статусы буенча өлкән унтер-офицер. Взвод командиры ярдәмчесе буларак, үзеннән түбәндәге чиннарны җавапка тарту хокукына да ия. Гадәттә, каптенармус ротада корал, хәрби кием, кирәк-яракны саклау, исәбен алып бару һәм хәрбиләргә бирү өчен җаваплы булган. Каптенармус — рус армиясендә XVII азагыннан алып 1917 елга кадәр булган чин. Галинаның әнисе Александра яклап җырак бабасы каптенармус Емельян 1914 елны сугышта һәлак була…
Бөек Ватан сугышы гаиләләре бәхетен җимергән Александра белән Михаил Золотовларның кызы, сугышның беренче елында дөньяга килгән Галинага язмыш мәрхәмәтлерәк була. 1965 елны ул күрше Сарсаз-Бли авылы егете Павел Кузьминга кияүгә чыга һәм башта — «Знамя Коммунизма» совхозында эшли, ә аннан соң 20 ел дәвамында хат ташучы була. Ә ире Павел тракторчы булып эшли.
Узган гасырның сиксәненче елларында бар Сарсаз-Бли халкын гаҗәпкә калдырып, Галяның ире Павел үзе эшли торган тракторы белән алагаем зур тегермән ташы сөйрәтеп алып кайта. Гаиләдәге өч бала — Александр, Нина, Алексей һәм әниләре Галя моны күргәч, йөгерешеп, бакча артына чыгалар. Трактор кабинасыннан сикереп төшкән Павел, тегермән ташына ымлап: «Галя, сиңа бүләк! Бабаңның тегермән ташын сөйрәтеп алып кайттым. Келәтлене сагынуларың басылыр, бәлки», — ди…
Аларның кызлары Нина әйтүенчә, ул вакытта Келәтледәге тегермәннәрне сүтеп, күпмедер өлешен Ташлыкка алып киткән булалар. Галяларның бакчалары артындагы бу тегермән ташы әле Келәтелдә чакта ук балаларның яраткан уен урынына әйләнә. Аңа акбур белән рәсем дә ясыйлар, сәхнә итеп бииләр, уйныйлар да...
Тегермән ташы Галяларның бакча артында шушы язга кадәр ята, еллар үтә-үтә, аны туфрак каплап китә. Ә быел бәрәңге утыртканда, Галина Михайловнаның балалары, оныклары җир күмеп киткән ул ташны казып алып, бакчага кертергә булалар.
«Элек менә нинди кадерле ташлар бүләк итә белгәннәр, ә кесәгә салгач беркем дә күрми торган бриллиантлар да, алмазлар да түгел... Үз нәселләре тарихындагы кадерле истәлек булган тегермән ташын күреп, әни бик нык шатланды. Аның балаларча сөенүен, тегермән ташын куллары белән сыйпавын күреп, күзгә яшьләр килде», — дип сөйләде Галяның кызы Нина.
Галинаның бакчасында дөньяның бөтен малына да алмаштырмаслык байлык — Келәтле керәшеннәре Денисовлар нәселенең кадерле ядкаре, XIX гасыр осталары үз куллары белән читләрен каймалап ясаган тегермән ташы бар. Җәйге таңда кояшның тәүге нурлары, иң беренче булып, шул таш өстенә сыена һәм тәрәзә аша үрелеп, Галиналар өенә бага. Ул нурлар балкышында үз гомерендә инде икенче мәртәбә бүләккә тегермән ташы алган керәшен түтиенә соклану да, Келәтленең Денисовлар нәселе истәлеген олылавына рәхмәт тә чагыла шикелле...
Фотода: Галина Кузьмина — бүләк тегермән ташында хәл җыеп утыра; Емельян Васильевич Денисов (сулдан беернче) —. Патша армиясендә чакта. Гродно губернасының Слоним шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев