Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүгеннән Казанда метрода йөрү бәясе артачак

10 январьда, Татарстан башкаласы метрополитенында юл йөрү бәясе артачак.

Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе Telegram-каналында хәбәр итә.

«<…> 2024 елның 10 январеннан метрода акчалата исәп-хисап өчен — 42 сум, акчалата түләми торган исәп-хисап өчен — 38 сум», — дип билгеләп үтә транспорт предприятиесе, Татарстан Министрлар Кабинетының 2023 елның 29 декабрендәге 1735 санлы карарына сылтама белән.

Шулай итеп, акчалата түләгәндә метрода йөрү бәясе — 42 сум, банк картасы ярдәмендә түләгәндә — 38 сум, транспорт картасы белән түләгәндә — шулай ук 38 сум, ә транспорт картасы белән метрода 100 тапкыр яки аннан да күбрәк йөргән өчен түләгәндә 28 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары белән Казанда җир өстендә электр җәмәгать транспортында йөрү бәясе 1 гыйнвардан ук артты. Казан автобусларында йөрү бәясе дә шул вакытта ук артты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев