Бүген халыкара дуслар көне
Ел саен 9 июнь көнне халыкара дуслык көне билгеләп үтелә.
Дөньядагы барлык халыклар да гомергә дуслыкны бөек социаль һәм әхлакый кыйммәт дип санаган. Әмма, чын дуслык бик сирәк очрый.
“Дус – ул ике тәндә яшәүче бер җан”, – дигән грек философы Аристотель.
Безнең борынгы бабаларыбызның халык-авыз иҗаты да юктан гына дуслык турында күп мәкаль-әйтемнәр калдырмаган.
“Дус башка, дошман аякка карар”, “Йөз сум акчан булганчы – йөз дустың булсын”, “Дус авырлыкта беленер”.
Тормыш хәлләре һәм үзгәрешләренә карамастан, без дусларыбызга аларның кирәк булуларын, аларны хөрмәт итүебезне әйтергә тиешбез. Әлеге бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан рәсмиләштерелгәнлеге билгеле булмаса да, ул үз популярлыгын җуймый. Нәкъ менә бүгенге көнне, бәлки, кайберәүләр күптән хәбәрләшмәгән дусларына шалтыратып, бергә җыелып, вакытларын күңелле үткәрерләр, яңалыклары белән урташлашырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев