Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда «супер Ай» күреп булачак

Бу хакта В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев сөйләде.

Татарстан халкы Мәскәү вакыты буенча 21:26 сәгатьтә «Супер Ай»ны күрәчәк. Супер Ай дип традицион рәвештә тулы Ай Җиргә 362 мең километрдан да күбрәк якынлашкан, өстәвенә перигей (планетага аның иярчене орбитасының иң якын булган ноктасы) белән тулы Ай бер-берсеннән өч көннән дә артмаган аерма белән узган чорны атыйлар.

Галим бу чорны Җирнең табигый иярченен күзәтү өчен иң яхшы вакыт дип атады. «Ул вакытта Ай безнең планетага шактый якын булачак, шуңа күрә бик зур булып күренәчәк. Тулы Ай ярдәмендә Айның күренә торган ягындагы барлык объектларны да яхшы күреп булачак», — дип ассызыклады ул.

Августтагы супер Ай быел булачак мондый дүрт күренешнең беренчесе була. Аннару бу 17 сентябрь, 17 октябрь һәм 15 ноябрь көннәрендә көтелә.

Күзәтүләрне шәһәр читендә үткәрү яхшырак, дип әйтә галим.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев