«Бу эшне таң атканчы башкаруың хәерле» – Зәй районы ырымнары
Зәй районының Түбән Биш авылында халык сынамыш, ырымнарга, әби-бабайлардан килгән гадәтләргә ышана. Ышанмас идең дә, эшләре кирегә китә башлый икән.
Өч нарат сере
Түбән Биш авылында татарлар һәм керәшеннәр яши. Катнаш гаилә коручылар да аз түгел. Ике динне дә хөрмәт итәләр. Без бик дус яшибез, диләр. Ышанулары да – уртак.
Авылга кергәндә күзебез өч наратка төште. Аның ботакларына күп итеп яулыклар эленгән. Наратларга бәйле риваятьләр бер генә түгел. Мәккәдән кайтучы берәү шул җирдә вафат булган, дигән сүзләр дә йөри. Анда гарәпчә язулы таш та тора. Тик авылда, татарларда агачка болай яулык бәйләү гадәте булмаган, диләр. Шул ук вакытта авылның беренче кешеләре христиан булган дигән мәгълүмат та бар.
Яулык эләргә барганда сөйләшергә ярамый, бу эшне таң атканчы башкаруың хәерле икән. Берәрсе зур эш башларга җыенса – туйлар уздырырга ниятлиме, йорт саламы – теләк теләп, шунда яулык бәйли. Авылның мәдәният йорты мөдире Наталья Вәлиәхмәтова да аны имтиханга барганда да, ерак юлга чыкканда да элгән.
– «Бишкәй» ансамбленә йөрүче балаларны Кара диңгезгә алып бардым. Зур җаваплылык бит бу. Сәфәргә чыкканчы, наратлыкка килеп, теләк теләдем. Берәр тикшерү киләсе булса да, шунда китә идем. Сынаганым бар: ниятләгән эш һәрвакыт уңа, – ди Наталья, елмаеп.
Авыл халкы сөйләвенчә, яулыкларга кагылырга ярамый. Берәү әлеге наратларның күркәсен җыеп, кайнатып, төнәтмәсен эчкән. Шуннан соң аның күзләре сукырая башлаган. Авылда республика күләмендә семинар үткәргәндә, түрәләр яулыкларны тизрәк юк итәргә кушкан. Шуларны җыйган абзый ничә еллардан бирле йокысызлыктан интегә икән. Менә шундый сәер хәлләр дә күзәтелгән.
Дини бәйрәмнәргә бәйле ышанулар да бар монда. Тройсыннан соң икенче көнне Җир бәйрәме үткәрәләр. Бу көнне җиргә казык кагарга ярамый. «Кояш оя итмәс көн» дә бар. Аны 7 апрельдә билгеләп үтәләр. Быел ул пәнҗешәмбегә туры килгән. Бу көнне берәү дә эш башламый, хәтта кошлар да оя кормый икән. Авыл халкы быел шуңа игътибар иткән: җомга көнне бөтен оялар сыерчыклар белән тулган. Элегрәк колхоз рәисе бу ырымга ышанмыйча, чәчү чәчтерткән, тик ул елны ашлык уңмаган. Икенче елны: «Кая теге көнегез?» – дигән, имеш. Сүз уңаеннан, Пасха атнасында бүрек кадәр болыт күренсә дә, ел уңышлы килер, дип юрала.
Сыерлары да тәртипле
Китапханәче Лариса Кузнецованы әбисе, кич идән себерергә ярамый, өйдән байлык китә, дип өйрәткән. Өшкерү сәләте дә булган. Балтаны учакта кыздырып, шуның мае белән диатезлы балаларны төсләгән. Шунысы кызык: маен тирегә тамызгач, берничә көннән чирдән җилләр искән. Күзгә арпа чыкканнарны ясмыкка охшаган үлән яки пешкән ипи белән өшкергән. Кайбер авылларда, күз тигәндә, артыш яндыралар. Түбән Биштә исә миләшнең файдасына ышаналар, аны баш астына куеп йоклыйлар.
Көтүгә бәйле йоланы да сораштык. Лариса әйтүенчә, сыерны мөгезеннән бау белән бәйләп көтүгә илтәләр. Шул бауны алып кайтып, казанга урап куялар. Сыер качып йөрмәсен өчен шулай итәләр. Чыннан да, маллар көтүдән туп-туры өйгә кайта икән.
– Серле урыннар, ырымнар башкаларда да бар. Күрше Кабан Бастырык авылында сәнәк сугышы булган басу бар. Ул басуга трактор керсә, ватылып кала. Яшьләр сөйләвенчә, җәй көне мотоцикл белән барганда, шул урынга җиткәч, һава салкыная, аннан кабат җылына, – ди Наталья Вәлиәхмәтова.
Сәрия МИФТАХОВА, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев