«Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы милли җыр-бию сәнгатен саклап калу һәм үстерү, талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Россия, якын һәм ерак чит илләре халыкларының рухи һәм әхлакый яңарышына ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Ел саен фестивальдә ансамбльләр составына кергән 800дән артык кеше, шулай ук, Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Республикаларыннан халык җырлары, биюләре һәм инструменталь жанр башкаручылары катнаша.
Быел «Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы ЮНЕСКО эгидасы астында үтте. Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле фестивальнең Гран-при иясе булды.
"Бәрмәнчек"ләрне чираттагы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Комментарии
0
0
Молодцы! Очень приятное сообщение!
0
0