Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөек Җиңүгә әзерлек дәвам итә

Бөек Җиңүнең сөенече еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабадан онык-оныкчыкларга тапшырылып килә.

 9 Май көнне, районнарның һәр авыл җирлегендә тантаналы митинглар узачак, Ватан тынычлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш кырыннан исән кайтып та, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган сугышчыларны искә алачаклар.

 Шушы уңайдан, авыл җирлекләрендә әле чарага нык әзерлек бара. Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы җирлегенә керүче Үри һәм Бирдебәк авылы биләмәләрендә булган ут баганаларын агартканнар. Авыл уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган герой авылдашлары истәлегенә багышлап салынган һәйкәлнең рәшәткәләрен буяганнар.

Бакалы районының Умер авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл һәйкәл территориясендә агачларны агарту, чүп-чарны җыештыру, чәчәк түтәлләрен һәм чәчәк бакчаларын тәртипкә китерү эшләрен башкарганнар.

Мөслим районының Керәшен Шураны авылы җирлегендә дә 9 май әзерлек бара. Һәйкәл тирәсен чистартканнар һәм чәчәк төпләрен йомшартканнар.

Мөслим районының Яңа Усы авылы мәктәбе дә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелиск территориясен төзекләндергәннәр.

Фотолар Яңа Усы мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев