Бүләк иясен тапкан
22 июнь көнне Питрәчнең Җиңү Паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта истәлекле вакыйга булды. Россия Президенты указы белән Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән, 1943 елда фронтта һәлак булган Михаил Матвеевич Семеновка үлгәннән соң Кызыл Байрак Ордены белән бүләкләнә. Орденны район башлыгы Эдуард Дияров Геройның улы - Василий Михайлович Морозовка тапшыра....
22 июнь көнне Питрәчнең Җиңү Паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта истәлекле вакыйга булды.
Россия Президенты указы белән Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән, 1943 елда фронтта һәлак булган Михаил Матвеевич Семеновка үлгәннән соң Кызыл Байрак Ордены белән бүләкләнә. Орденны район башлыгы Эдуард Дияров Геройның улы - Василий Михайлович Морозовка тапшыра.
- Әлеге Герой минем җырак бабам. Ул старший сержант, отделение командиры була. Луганск өлкәсең Новая Серебрянка станицасы өчен барган сугышта пленга эләгә. Аны җәзалыйлар. Бернинди информация ала алмагач, телен кисеп алалар. Январь аеның 20 числосы була ул. Кышның иң салкын көнендә ялангач урамга карга чыгарып аталар. Менә шулай Геройларча һәлак була бабам. Сүз уңаеннан, бабамның 6 баласы кала. Бишесе бүгенге көндә исән-саулар, - дип шатлыгы белән уртаклашты "Туганайлар" редакциясе хезмәткәре Евдокия Иванова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев