Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы арттырылачагы расланды

Россия Финанс министрлыгы бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын индексацияләү планнарын раслады. Бу хакта ведомство җитәкчесе Антон Силуанов Думаның Бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышында хәбәр итте.

Элегрәк билгеле булганча, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын киләсе елда 13 процентка арттырырга планлаштыралар. 

«Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын индексацияләүгә килгәндә, Президент карары бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә - табиб, укытучы, медицина хезмәткәрләре һәм башкаларга кагыла. Бу категорияләрнең барысы да карарда бар, алар буенча уртача хезмәт хакы үсешен, төгәлрәге - Россия Федерациясе субъекты икътисады буенча керемне исәпкә алып, хезмәт хакын индексацияләү каралган», - диде министр.

Аның сүзләрен ТАСС китерә. Бу максатларга Россия төбәкләренә 114 млрд сум юнәлдереләчәк, дип өстәде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев