Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бирдебәк түтиләре көзге урманга сәяхәт ясаган

Алар арасында Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында яшәүче Зоя түти Алексеева да бар.

Ул озак еллар авылда сыер савучы булып эшләгән. Өч бала әнисе.

“Яшь чакта барысына да өлгерәсең, ашың да пешкән, йорт эшләре дә эшләнгән, эшкә дә барасың. Өстәвенә,  “урман җене кагылган” диләрме әле, мин бик урманны яратам. Элек җәяү йөри идек. Буш вакыт булдымы урманга йөгерәбез. Җиләген дә, гөмбәсен дә җыйдык вакытында.

Хәзер олыгайгач, бигрәк тә, саулык та сыный башлагач, бара алмыйбыз шул.  Бүген, мәрхәмәтле авылдашыбыз Евдокия Толстова бер төркем сыер савучы булып эшләгән хатыннарны җыеп, машина белән урманга алып барды. Шатлыгым чиксез. Кайбер кешеләр көзне моңсу һәм күңелсез дип кенә белә. Ләкин һәр ел фасылы һәм һәр һава торышы үзенчә матур һәм сокландыргыч. Матурлыкны күрә белергә генә кирәк”, - дип сөйләде Зоя түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев