Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бирдебәк авылының клуб урамында яшәүчеләр кич утырганнар

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы халкы кич утыру йоласын яңарткан.

Элгәредән җәйге кичләрдә, авылдагы берничә урам җыелышып, кич утыра торган булганнар. Урамның төрле ягыннан гармун тавышлары, уен-көлке, җыр-биюләр тынмаган. 

«Хәзер авыл кичләре тынып калды. Авылны яңадан шул чакларга кайтарасы, халкыбызның әлеге матур традициясен яңартасыбыз килде. Шул уңайдан, без, клуб урамында яшәүчеләр, кич утырырга чыктык», — диде Бирдебәк клубы җитәкчесе Евдокия Толстова.

Клуб хезмәткәрләре, авылдашлар җыелганчы, капка һәм койманы матур итеп бизәп, музыка аппаратурасын көйләп куйганнар. Шул урамнарда яшәүчеләр үзләре әзерләгән тәмле сыйдан мул табын корганнар. Бәлеш, гөбәдия һәм яңа бәрәңге пешереп алып килгәннәр. Егетләр учакта шашлык пешергәннәр. Самавыр да өстәлдә үз урынын алган. Рәхәтләнеп чәй эчә-эчә сөйләшеп, уеннарда катнашып, гармун моңнары тәэсирендә яшьлекләрен искә төшереп, җырлашып утырганнар югары очтагылар.

Бирдебәклеләр икенче юлы инде «Кичке уен» га түбән оч урамына җыелышырга сүз биреп таралышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев