"Бигәшкәйләр" Төркиядә
Менделеев районы Иске Гришкин авылыннан "Бигәшкәйләр" балалар коллективы 14-20 май көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә унынчы тапкыр уздырылган Халыкара балалар фестивалендә катнашты. Әлеге чара "Фонгет" яшьләр клубы тарафыннан 25 нче тапкыр уздырылды. Бу юлы фестивальдә җиде илдән сигез коллектив катнашты: Эстония, Румыния, Болгария, Россия, Казахстан, Кыргызстан, Ливан һәм Татарстаннан. Өч көн...
Менделеев районы Иске Гришкин авылыннан "Бигәшкәйләр" балалар коллективы 14-20 май көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә унынчы тапкыр уздырылган Халыкара балалар фестивалендә катнашты. Әлеге чара "Фонгет" яшьләр клубы тарафыннан 25 нче тапкыр уздырылды. Бу юлы фестивальдә җиде илдән сигез коллектив катнашты: Эстония, Румыния, Болгария, Россия, Казахстан, Кыргызстан, Ливан һәм Татарстаннан.
Өч көн дәвамында балалар өч сәхнәдә чыгыш ясады. Төркия өчен зур траур көннәренә туры килү сәбәпле, зур йомгаклау чыгышы оештырылмады. Аның урынына фестивальдә катнашучылар Ататөрек мәйданында һаләк булганнарны искә алу чарасында катнаштылар.
Анталиядә балалар өчен күп экскурcияләр, кызыклы чаралар оештырылды. "Бигәшкәйләр" Төркиядән иҗат дәрте, зур тәэсирләр белән, тәҗрибә туплап, илһамланып кайттылар. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев