«Бигәш» ансамбенә 500 мең сумлык бүләк бирелде
Иске Гришкин мәдәният йортының «Бигәш» халык фольклор ансамбленә материаль-техник базаны ныгытуга 500 мең сумга сертификат тапшырылды
Ансамбльдә катнашучылар Мамадыш районының Җөри авылында узган «Питрау-2021» чарасында катнашты. Керәшен мәдәнияте бәйрәмендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да булды. «Бигәш» «Карендәшлэр», «Туганайлар» һәм «Ак чишмә» ансамбльләре белән берлектә керәшен ишегалдын тәкъдим итте һәм югары дәрәҗәле кунакларны каршылады.
— Без иҗатыбызны берничә мәйданчыкта күрсәттек. Төп мәйданда, ансамблебез оешуга 80 ел тулу уңаеннан, ТР Президентыннан 500 меңлек сертификат белән бүләкләделәр, — диде Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев.
фото «Бигәш» ансамбле архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев