Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнең кызлар – чибәрләрнең чибәре

Питрау бәйрәменең иң милли һәм зәвыклы өлеше – “Кряшен чибяре” мәйданчыгы.

Ел саен Питрау якынлаша башлагач, барчасы да «Кряшен чибяре» конкурсында кемнәр катнашыр, югары титулга кайсы лаек булыр дип кызыксына башлый. Күпләр бәйрәмгә нәкъ менә чибәрләр конкурсын карарга, иң уңган һәм булган кыз өчен җан атарга килә. Чын йөзебез, культурабыз һәм керәшенлек — «Кряшен чибяре» сәхнәсендә.

100 еллык әйберләр 
Быел бу матурлык һәм талант конкурсында 10 чибәр керәшен кызы көч сынашты: Анастасия Шумитова (Мамадыш), Вероника Степанова (Балык Бистәсе), Сюзанна Карликова (Чистай), Анастасия Якимова (Мамадыш), Лиана Самойлова (Тукай), Анжелика Павлова (Теләче), Тамара Минова (Яр Чаллы), Лилиана Макарова (Теләче), Светлана Иванова (Мамадыш) һәм Ксения Александрова (Менделеевск). Алар сәхнәдә дефиле, визитка, иҗади номер, милли йола күрсәттеләр, интеллектуаль турда зирәклектә көч сынаштылар.

Чибәрләр, башта, Питрау бәйрәменең прологында бистәрләр тотып чыгыш ясадылар. Башларына матур такыя кигән, борынгы чын керәшен күлмәкләрендәге кызлар мәйданга керүгә үк бар халыкны үзләренә каратты. Кызларның барысы да чәчкәдәй нәфис, матур бит!

Иң дулкынландыргыч сәгатьләр прологтан соң, «Кряшен чибяре» мәйданында булды. Алып баручы, «Бәрмәнчек» ансамбле солисты Илнур Әхәтов конкурстантлар белән таныштыра башлады, сәхнәгә матур елмаеп, вак-вак атлап, бер-бер артлы, кызлар чыкты. Һәрберсенең кулында буыннан-буынга кадерләп тапшырыла торган борынгы мирас — тамакса, түшлек, бистәр, хәтта, туку станогының бер өлешенә кадәр бар иде. Арада йөз еллык тарихка ия бизәнү әйберләре, алъяпкыч, XVIII гасырдан сакланып калган тамаксага кадәр бар. Конкурска мондый сынауны кертү сөендерде. Чөнки әлеге борынгы нәрсәләр кызларның гаиләләрендәге керәшенлекне, үз культурабызга мөнәсәбәтне күрсәтә. Аны сәхнәгә алып чыгулары үз мирасыбызга сакчыл карарга кирәк дигән фикергә китерә. Бу әйберләрне тамашачы да, жюри членнары да бик кызыксынып күзәтте.

Кызларның һәрберсе гаиләләрендәге шул истәлекле әйбер, аның тарихы турында сөйләде. Чыннан да, алар — безнең үткәнебез, тарихыбыз чагылышы. Әбиләребез киеп йөргән кием-салым, көнкүрештә кулланган әйберләр. Бу этапта Мамадыш районының Ташлыяр авылыннан Анастасия Шумитова җырак әбисе бистәре турында шигъри форматта сөйләве белән аерылып торды.

Шау-шу комачаулады 
Кызларның сәхнәдә үзүзләрен тотышлары да сокландыргыч. Аларның чыгышларын, сүзләрен рәхәтләнеп тыңлап утырганда, «Кряшен чибяре» мәйданы каршысында булган төп сәхнәдә дөбер-шатыр эстрада концерты башланды. Кычкырып елар чиккә җиттем, бу бит ел да кабатлана торган хәл! Бәйрәмне оештыручылар бу хакта белмиме, әллә игътибар итүне кирәк санамыймы? Ни кызганыч, «Кряшен чиябре» сәхнәсендә чыгыш ясаган күп кенә кызларның сүзләре тамашачыга юньләп ишетелмәде. Бигрәк тә, йолаларны күрсәткәндә авыр булды. Шундый дәрәҗәле конкурсның Питрау мәйданындагы шау-шуда югалып калуы бик кызганыч. Өстәвенә, аппаратура да «көйсезләнде».

Чиратта конкурсның иң матур өлеше — иҗади сәләтләрне күрсәтү. Сәхнәдә керәшен җырулары яңгырый башлагач, тамашачы да бераз җанланып китте. Кызларга кушылып җырлыйсы, алар белән әйләнә-әйләнә биисе килде.

Мамадыштан Анастасия Якимова керәшен биюен шундый оста итеп башкарды, халык карашын аера алмый карады. Субаштан Анжелика Павлованың чабата көенә басуы гел дә үзебезчә, халыкчан булды. Тукай районының Мәләкәс авылыннан Лиана Самойлова гөсләдә уйнап, үз авылларының «Ике лә дә күке» җыруын башкарды. Нечкә, матур тавышын ишеткәч, барысы да тын калып тыңлады.

Бу турда, 2-3 тапкыр катнашкан кызлар үзләрен сәхнәдә иркен, җиңел тотулары белән аерылып тордылар. Чагыштырып карагач, кайбер кызларга әзерлек җитеп бетми дигән фикергә килдем. Үз сәләтләре тулысынча ачылып бетмәде.

Йолаларны, тарихны беләләрме? 
Конкурста кызларны киеме, тышкы кыяфәте буенча гына бәяләмәделәр. Йолаларны белүләренә, сәхнәдә үз-үзләрен тотуларына, талантларына да игътибар иттеләр. Конкурсның Питрау бәйрәмендәге финалына кадәр, әле сайлап алу турында ук, жирәбә уйнатып, һәр кызга керәшен йолалары һәм бәйрәмнәренең берсен сәхнәдә күрсәтү өчен махсус бирем бирелгән иде. Алар үзләренең дуслары, туганнары, фольклор коллективлар ярдәмендә сәхнәләштергән шул йолаларны халыкка күрсәттеләр. Берничә кыз бу номерны гаиләләре белән әзерләгән. Алары аеруча матур булды. Районнарында булган керәшен ансамбльләре ярдәмендә генә «җырып» чыгучылар да булды. Вакыты-вакыты белән, үземне керәшен фольклор ансамбльләре концертында утыргандай хис иттем.

Ә шулай да, бу турга чибәрләребезнең күбесе ныклап әзерләнгән. Мамадыш районының Җөри авылыннан Светлана Иванова әзерләгән «Качману» йоласын халык яратып карады. Чын мәгънәсендә шул бәйрәмдәге кебек хис иттем үземне. Истә калган тагын бер йола — Теләче районының «Нардуган» фольклор ансамбле ярдәмендә Анжелика Павлова сәхнәләштергән Симек бәйрәме. Ул һәркем күңеленә кереп калгандыр. Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Лилиана Макарова Олы көн йоласын күрсәтү өчен, аның бөтен нечкәлекләрен исәпкә алган, хәтта сәхнәдә кечкенә генә тәре почмагы ясап, чиккән мендәрләргә кадәр куйган иде.

«Кряшен чибяре»ндә катнашучылар матур итеп бию, җырлау белән беррәтән, тарихны да белергә тиешләр. Быел «Интеллектуаль тур» Бөек Ватан сугышында катнашкан керәшен Геройларына багышланды. Һәр кыз Геройның исем-фамилиясе язылган кәгазьне тартып чыгарып, аның турында сөйләде. Лилиана Макарова сорау га тулы җавап бирә алмагач югалып калмады, үзенең туган авылыннан чыккан Герой турында сөйләде. Сорауларның берсе дә җавапсыз калмады, булдырды кызлар! Шулай да куркып кына, кыска җавап бирүчеләр дә булды. Керәшеннәрнең горурлыгы булган Геройларыбыз турында кирәк булганга гына түгел, ә үзләре кызыксынып, эзләнеп өйрәнсеннәр иде яшьләр...

Инде бар этаплар да артта калгач, «Бәрмәнчек» ансамбле солисты Александр Игнатьев «Керәшен чибәрләре» җырын җырлады, ә сәхнәдәге кызлар матур итеп заманча биеделәр.

Ун номинация, ике җиңүче
Төн уртасы якынлашканда, бу мәйданда алма төшәр урын да калмады. Димәк, көтеп алынган мизгел килеп җитте. «Кряшен чибяре-2023» кем булыр дигән кызыксыну барысын да сәхнәгә таба елыштырды.

Кызлар матур заманча күлмәкләрдән сәхнәгә чыгып басты. Һәрберсе җиңүче исеменә лаек. Тамашачының дулкынланып көтү мизгелләрен озакка сузып, башта төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Онлайн Кряшен чибяре» — Лилиана Макарова; «Иң сөйкемле» — Анжелика Павлова; «Иң яхшы биюче» — Анастасия Якимова; «Иң җор телле» — Анастасия Шумитова; «Иң яхшы җыручы» — Лиана Самойлова; «Йолаларны яхшы белүче» — Вероника Степанова; «Иң интеллектуаль» — Светлана Иванова; «Иң иҗади» — Тамара Минова; «Халыкчан костюм» — Ксения Александрова; «Иң уңган кыз» — Сюзанна Карликова.

Җиңүчене игълан итү өчен, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сәхнәгә чакырылды. Татарстанның «Кряшен чибяре» титулына Анжелика Павлова ия булды. Мамадыш районының «Кряшен чибяре» дип, Анастасия Шумитова танылды. Икенче урынны Лиана Самойлова алды. Өченче урынга Светлана Иванова лаек булды. Җиңүче кызларга таҗ, диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Нәтиҗәләрдән соң, кызлар, Тырлау аланын яктырткан салют астында «Кряшен чибяре» конкурсы гимнын башкардылар. 

Конкурска — яңа илһам 
10 ел элек мин дә әлеге сәхнәдә басып торган идем. Кызларны читтән күзәткәндә үземнең әзерлек вакытларым, сәхнәгә куркып кына чыгуларым күз алдына килде. Шушы вакыт эчендә конкурсның халык арасында бик нык танылуы, киң колач алуы сизелеп тора. Без катнашкан вакыт белән чагыштырганда бик күп яңалыклар кертелгән. Беренче чиратта, хәзер кызлар Питрау бәйрәме җитәргә бер ай алдан ук әзерлек этабын үтәләр. Алар анда төрле мастер-классларда катнашып тәҗрибә туплыйлар, оештыру комитеты биргән киңәшләргә колак салып, күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү өстендә эшлиләр. Финал этаплары да башкачарак үткәрелә хәзер, сәхнә бизәлешенә дә зур игътибар бирелә, конкурста катнашучы кызлар үзләре дә бу ярышка җитдирәк карыйлар сыман. Кыр шартларында шундый зур конкурсны әзерләүчеләргә һәм барлык сынауларны лаеклы җиңеп, анда катнашучыларга соклану сүзләренән башкасы юк. Мондый үзгәрешләр булуы сөендерә, димәк, конкурсның киләчәге өметле.

«Кряшен чибяре-2023» конкурсыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев