Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Берничә айдан М-12 трассасын ачарга җыеналар

Тиз йөрешле бу автомобиль юлының гомуми озынлыгы 800 километрдан артып китәчәк.

Ул Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләрен, Чувашстан һәм Татарстанны тиз йөрешле автомобиль челтәре белән тоташтыра. М-12 трассасы Казан белән Мәскәү арасындагы юлны гадәттәгедән ике мәртәбә диярлек азрак вакытта үтү мөмкинлеге бирә. Ягъни, җиңел машинада 12 сәгать вакытны ала торган юлга 6,5 сәгать кенә китәчәк. 

Сайтка күз салучыларны Казан белән Мәскәү арасындагы тиз йөрешле юл өчен күпме түләргә икәне дә кызыксындырмый калмас. «Автодор»ның операторлык эшчәнлеге һәм кулланучылар сервислары идарәсе башлыгы урынбасары Константин Макиев Мәскәү-Казан арасында тиз йөрешле юлдан үтү җиңел машиналар өчен якынча 3 мең сумга төшәчәген әйткән. Бу хакта «Агрументы и факты» атналыгында язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев