Бергә җыелышкач
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә җәй айларында “Җакын дуслар җыелышкач” проекты туктатылып торачак. Иң соңгы айлыкны Кайбыч районының керәшеннәре үткәргән иде
Май ае дәвамында Җырчы Җәкәү йорты Кайбыч районы керәшеннәренең тарихы, хәзерге вакытта да үтәлеп килә торган йола-гадәтләре, матур бәйрәмнәре белән таныштырды. Кайбыч керәшеннәрне айлыгы азагында уздырылган зур бәйрәмгә шул районнан чыккан танылган шәхесләрнең чыгышлары, җырлары үзгә бер ямь өстәде.
Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе төп киңәшчесе Дмитрий Шипков кичәне ачу тантасында ясаган чыгышында: “Бу үзәк бик озак оештырылды, бинасы озак ремонтланды. Аның шушындый җанлы чагын күрү шатлыклы. Моңа кадәр биредә Питрәч, Чистай, Кукмара ягы керәшеннәре айлыгы уздырылды, ә хәзер – Кайбыч районыныкы. Күргәзмәләр, репетицияләр, балалар – боларның барысын да күрү сөенечле”, – дип әйтеп үтте.
Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры урынбасары Григорий Максимов: “Айлыклар уздыру җәйге чорда тукталып торса да, кыш айларында бу традицияне дәвам итәчәкбез. Кайбыч районына май ае туры килде. Шуңа да вакыт ягыннан бераз кысанрак булды: май бәйрәмнәре, бакча эшләре... Шулай да кайбычлылар бик тырышып, үз матурлыкларын һәм бай культураларын күрсәттеләр”, – дип сөйләде.
Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклар ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кайбыч ягы якташлык җәмгыяте рәисе Артур Поляков та үз ягы керәшеннәренә рәхмәтен белдерде: “Бергә җыелышу – зур бер бәйрәм. Кайбыч – Мәлки керәшеннәре ягы. Үзем Мәлки керәшене булгач, минем өчен бу – аеруча зур бәйрәм. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәрович ансамбльләрне үстерүгә бик күп көч түгә, костюмнар тектерү өчен дә мөмкинлек таба. Безнең як керәшеннәренең мәдәниятен генә түгел, ә һәрьяклы үстерергә язсын. Мәдәният дигәндә, һәр ел “Туым җондозы”н үткәреп торабыз. Яшьләрне тарту, аларның керәшен хәрәкәтенә кереп китүләре өчен дә кирәк бу айлыклар. Киләчәктә дә матур эшләребез дәвами итсен. Мәлки ягы керәшеннәрен дөньяга танытып яшик әле”.
Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, үз чыгышында “кирәк булса, керәшенчә биибез, җырлыйбыз, сөйлибез дә” дип әйтүче Рәмис Хәялиев моннан йөз ел элек керәшеннәрнең Кайбыч ягын ТАССРга берләштерүдәге роленә тукталды. Үз яклары керәшеннәреннән чыккан олы шәхесләрне дә телгә алды.
Керәшеннәр турында озаклап, тәмләп сөйләгәннән соң, ул Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге хезмәткәрләреннән берничәсенә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Альберт Илгизәровичның “керәшен ягын яратам, бөтен җитәкчелегем дә шул якта үтте, шунда тәрбияләндем, шунда үстем” дигән сүзләрен дә җиткерде. Әлбәттә, тамашачыга Кайбыч башлыгының бу сүзләре бик ошады.
Имәнлекләр, җырчылар төбәге
Быел Кайбыч районы 30 еллык юбиллеен билгеләп үтә. Кайбыч ягы үзенең имәнлекләре белән танылган. Имән – озын гомер, җаваплылык, ныклык символы. Ул җирле халыкның күп милләтле булуы турында да сөйли. Рус, чуваш, керәшен һәм татарлар Кайбыч җирендә дус яшиләр. Кайбыч районы гербындагы яшел төс – табигать, тормыш, үсеш; алтын – уңыш, байлык тотрыклылык; көмеш – камиллек, чисталык, тынычлык, үзара аңлашу символы.
Кайбыч районында 11 керәшен авылы бар: Хуҗа Хәсән, Мәлки (Кырбаш), Соравыл, Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Камыллы, Байморза, Кыр Буасы, Иске Буа, Кушкүл, Александровка. Алар Чувашия чигенә якын урнашканнар. Шуңа күрә дә ике халык, элек-электән, бер-берсе белән бык нык аралашкан. Керәшеннәрнең чувашлардан кыз алулары да гадәти хәлгә саналган. Килен булып төшкән чуваш кызлары керәшен гаиләсендә бик тиз генә татарча сөйләшергә өйрәнгән. Үзара аралашу, туганлык сәбәп булгандыр, биредәге авылларда яшәүче керәшеннәрнең күпчелеге ике телдә: чувашча да, татарча да яхшы сөйләшәләр. Тау ягы керәшеннәре сөйләме башка төркем керәшеннәрнекеннән аермалы. Тел белгечләре аны мишәр диалектына якынрак, диләр, шулай ук, чуваш теле йогынтысын да билгелиләр. Этнографлар мәлки керәшеннәренең костюм комплексында мишәр һәм дала чувашлары – анатриларның өс киеме белән охшашлык күрәләр.
Бу төбәк керәшеннәрендә мәҗүсилекнең бик күп билгеләре һәм борынгы ышанулар да сакланып калган. Һәр авылда кирәмәт урыны бар. Анда йә чокыр булган, яисә агач үсеп утырган һәм ул урыннарга акча ташлаганнар, корбан чалганнар.
Мәлки керәшеннәре үз халкының борынгы җырыуларын, уен, өмә көйләрен, Май чабу, табын арты, кунак, рекрут, кыз елату, туй җырларын гаҗәеп бай һәм зур мирас итеп, хәзерге көннәргә кадәр китереп җиткерә алган.
Болардан тыш, Кайбыч Татарстанга республика һәм ил күләмендә танылган олы җырчылар биргән як та әле. Барлык керәшеннәрнең мактанычы, горурлыгы булган Лена Бичарина белән Лидия Әхмәтова – Кайбыч ягында туып-үскәннәр.
Тамашачы каршына чыккан Лена Бичарина һәркемне уйландырырлык итеп сөйләде: “Бу кичәне бик сагынып көттем. Чөнки мин яшь вакытларда керәшен җырларын җырларга ярамады. Ә минем җырларым бик күп иде. Шул вакытта берничә җитәкчегә барып, “әнинең берничә җыры бар, шуларны ансамбль репертуарына кертеп, хор итеп җырлап булмасмы” дидем. “Ярар-ярар”, – диде алар. Бер ел көттем, ике ел көттем... Булмады. Әлбәттә, аларга биргән ул язмалар югалды. Әнинең ике генә җыры калды: “Корбаш”, “Әй, тау буе”... Ә хәзер – башкача. Карагыз, нинди бинабыз бар! Анда керәшен кичәләре үткәрәбез. Шуннан да зур бәхет буламы?!”.
Үзенең хатирәләре белән уртаклашканнан соң, Лена Бичарина професионалларга хас осталык белән җыр да сузды:
Урман җулкайлары өзек лә, өзек,
Күкеләре кычкыра өзеп.
Күкеләре кычкырадыр ла өзеп,
Сезне сагынуга булмый түзеп...
Шулай ук, җыр дөньясы күгендә якты йолдызга тиң Лидия Әхмәтованың үзе думбрада уйнап, кечкенә чагында әбисеннән откан “Тула басу”ны җырлавы күңелләрне дулкынландырды.
Талантларга бай Тау ягы керәшеннәре
Республикабызның горурлыгы булган Лена Бичарина белән Лидия Әхмәтова шикелле үк, якташлары да җыр-моңга хирыс. Бу Җәкәү йортындагы кичәдә дә күренде.
Чүти авыл җирлеге җитәкчесе Петр Тараканов белән Мәлкидән Александр Бичаринның “Некрут” җырын башкаруы тамашачыны гына түгел, профессор Лидия Алексеевнаны да битараф калдырмады. “Балачагыма кайткан кебек булдым. Абыйларым да нәкъ шушы көйгә, шушы “Некрут” җырын җырлап, бөтен авылны йөриләр иде”, – дип искә төшереп алды ул.
Кичәне алып баручылар әйтүенчә, Иске Тәрбиттәге “Сәүдияр” халык ансамбле авылның бизәге булып, йола-гадәтләрне барлап, аларны яшь буынга өйрәтүгә зур әһәмият бирә. “Сәүдияр”нең кунак җыруын да тамашачы яратып тыңлады. Нәсел тамырлары Иске Тәрбиткә тоташкан яшь җырчы, “Кряшен чибяре” титулы иясе Алина Давыдова шушы авылга багышланган җырын башкарды.
Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең “Инешкәй” фольклор ансамбле (җитәкчесе – Светлана Бартязова) чыгышын да тамашачы ошатты.
“Олы Тәрбитне тирә-якта базарлы Тәрбит дип йөртәләр. Элек-электә Җармука гөрләп торган. Аның төп бизәге карусель-таганнар булган. Чувашиядән, Ульян якларыннан һәм тирә-як авыллардан килеп сәүдә иткәннәр”, – дип сөйләде авыл китапханәчесе Инна Драндрова. Ул үзенең сүзен шигырь юллары белән тәмамлады:
Мәктәпле, мактаулы як син, әй, базарлы Тәрбитем,
Мин дә язып яшим язмышыңның һәр битен...
Соңыннан Кайбыч керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Матвеева Мәлки ягы керәшеннәре талантын күрсәтү өчен шундый мөмкинлек биргәннәре, айлыкны оештырудагы ярдәмнәре өчен Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. “Безнең Мәлки ягы керәшеннәренең бай культурасын һәм рухи мирасын өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле”, – диде Светлана Матвеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев