Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Беренче Президент белән

Бу фото 2003 елны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Мамадыш районында халык белән очрашкан вакытта төшерелгән.

Фотода сулдан икенче – чикләнгән җаваплылыктагы “Берсут” агрофирмасы” җәмгыяте генераль директоры Николай Кириллов.

Урманчы авылы керәшене Николай Петрович – җәнлек үрчетүчеләрнең өченче буыны. Аның бабасы да, әтисе дә шушы җәнлек совхозында эшләгәннәр. Ул үзе дә мәктәптән соң ук, азык цехына эшкә урнаша. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казан ветеринария институтын тәмамлый һәм яңадан шушы совхозда – төлке фермасы управляющие, соңыннан баш ветеринария врачы булып эшли.

Ил системасы үзгәрешләр кичергән елларда, ул совхоздан китеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әмма үз шәхси фирмасының да эшчәнлеге, барыбер, “Берсут” совхозы белән бәйле була. Җәнлекләргә ашатыр өчен, совхозны ит һәм балык белән тәэмин итеп тора.

Ә инде кайчандыр гөрләп эшләгән җәнлек совхозының күз алдында тәмам таркалып бетә язганын күреп, дилбегәне үз кулына ала. “Берсутский” җәнлек совхозын ябылудан, ә авылдашларын эшсез калудан коткара...

Бу фотоны безнең “Туганайлар” редакциясенә Яр Чаллы шәһәреннән үзешчән җырчы, композитор Валерий Манкушев юллады. Ә “Берсутский” агрофирмасының алыштыргысыз җитәкчесе Николай Кириллов турындагы мәгълүмат Виктор Шадринның “Мягкое золото” Мамадышской земли” дигән китабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев