Бердәм дәүләт имтиханнары бетәрме?
Өч партия вәкилләре БДИны бетерү турындагы закон проекты әзерләгән.
Инициатива авторлары арасында — өч партия депутатлары: хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР), гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ) һәм мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова («Гадел Россия — хакыйкать өчен»).
Депутатлар, БДИ кертүдән башланган мәгариф реформасы көтелгән нәтиҗәләр китерми, дип саный. Алар фикеренчә, БДИны гамәлдән чыгару чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен арттырачак һәм укучыларга «тест җавапларын мәгънәсез ятлаудан» котылырга һәм физик һәм психик сәламәтлекне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Инициатива авторлары белдергәнчә, БДИ кертү нәтиҗәсендә ата-аналарның чыгымнары репетиторлар базарына, ә коррупция югары уку йортларының кабул итү комиссияләреннән олимпиадалар өлкәсенә күчкән.
БДИ тирәсендәге соңгы вакыйгалар — гаугалардан алып ачыктан-ачык фаҗигаләргә кадәр — бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарып, дәүләт йомгаклау аттестациясенең элеккеге, традицион форматына күчү мәсьәләсенә тагын бер кат кире кайтырга мәҗбүр итә, ди Нилов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев