Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер гасыр элгәре керәшен көнкүрше нинди булган?

Өчьеллык Казан керәшен педагогия курсларында укыган Илья Васильевич Капитоновның керәшен көнкүреше һәм гадәтләре турындагы 1921 елгы язмасыннан өзек.

Керәшен, балаларына сигез яшь тулгач, аларны мәктәпкә бирә. Анда язарга, укырга, исәпләргә өйрәнәләр. Аналары кызларын орчык эрләргә, киндер сугарга өйрәтә. Кайчагында керәшен авылында ут чыга. Йортсыз-җирсез калган кешеләр кардәш-ыруларына кереп торалар. 
Безнең авылда «икмәтер», «җиргә ятып үлием» дип карганалар. Өйдәге җәмәгатен эшкә кушып, олы кеше карап тора. 

Малайлары үсеп җиткәч, аларны өйләндереп, йорт салып чыгаралар — үзләренә тиясе малын биреп. Кече малайны яннарында алып калалар.
Авылда кызларның русча сөйләшә белүчеләре — йөзләп кеше. Бөтенләй русча гына сөйләшүче семьялар авылда юк. 

«Әүвәле уйнаганнар гөслә белән, тимпан белән» дип, бер карттан ишеткәнебез бар. Хәзер инде, күбесенчә, гармун, кубыз, думбыра, тагы бүтәннәрдә уйныйлар. 

Безнең авылда җыенга ирләр дә, хатыннар да чыга. Җыенда баш булып торучы авыл кешеләре «сельсовет» дип атала. Аларга приказлар русча килә, аны халыкка керәшенчә күрсәтәләр. 

Безнең авылда картлардан калган сүзләр: «Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең». «Күк —күз, урман — колак».

Безнең авылда, явым буласы булса, «ай сыртын аска салып тора», дип әйтәләр. «Йолдыз коелса, кеше үлә» дип тә әйтә керәшеннәр. «Җил төн ягына әйләнсә — суыкка, җил төшлеккә әйләнсә — җылыга» дигәне дә бар.

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев