Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белоруссиядә – тарихи эзләр буйлап

“Россия-Беларус” – “Җиңү юллары буйлап” союздаш дәүләт ветераннары һәм яшьләренең VII халыкара автойөрешендә карендәшләребез дә катнашты

Автойөрешне генерал-майор А.И.Бородин җитәкчелегендәге “Татарстан Республикасы ветераннар берлеге” оештырды. Максаты: Җиңү турындагы истәлекләрне саклау һәм илебез иминлеге өчен көч куйган батырларны искә алу. Анда барлыгы 73 кеше катнашты. Шушы озын юлларны үтүчеләр арасында карендәшләребез – Яр Чаллы ветераннар берлегеннән Светлана Васильева, “Совет офицерлары берлеге”нең шушы шәһәр бүлегеннән Валерий Максимов, Түбән Кама шәһәр Валерий Филиппов та булды.

Әлеге чара Белоруссияне немец фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел тулу уңаеннан үткәрелде. 5427 километр тәшкил иткән йөреш маршруты сугыш елларында хәрби хәрәкәтләр барган шәһәрләр аша узды. Ун тәүлек эчендә катнашучылар Яр Чаллыдан китеп, Мәскәү, Вязьма, Пинск, Брест ныгытмасы, Минск, Ржев, Волоколамск шәһәрләрендә булганнар. Автойөрешнең турыдан-туры җитәкчесе – полковник Анатолий Лапуть.

Бу автойөреш хакында Светлана Васильева сөйләде.

–29 июнь көнне иртәнге сәгать биштә Яр Чаллы шәһәрендәге “Ватан-ана” мемориаль комплексы яныннан кузгалып киттек. Монда безгә Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама районнары вәкилләре дә кушылды. Мине автойөрешкә шәһәребезнең ветераннар советы җитәкчесе Зөһрә Сәитова чакырды. Юлга кемдер үз машинасында чыкты, ә кемнәрдер автобуста барды. Һәрберебез хәрби киемнәр алдык. Безгә “КАМАЗ”ның үз флагын, юлга дип күп итеп су бирделәр, футболкалар бүләк иттеләр.

Владимир өлкәсендәге Покров шәһәрендә ял итеп алгач, Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бардык. Смоленск өлкәсендәге Вязьма шәһәренә һәм аннан 25 километр ераклыкта урнашкан, фашистлар тарафыннан иң беренче һөҗүм булган җирләр – Богородицкое авылындагы “Богородицкое поле” Көнбатыш һәм Резерв фронтлары сугышчыларына багышланган музейга җиттек. Монда без ветераннар белән очраштык, һәр шәһәр үзенең бүләкләрен алып барган иде, шуларны тапшырдык. Тукталган истәлекле урыннарда һәйкәлләргә чәчәкләр куйдык. Белоруссиянең кайсы җиренә аяк бассаң да, анда кеше сөякләре, дияргә дә буладыр. Бу җирләр – фашистларның иң вәхшиләрчә кыланган урыннары. Монда сөйләгәннәрдән,“биредә җиде кеше мәетен табып җирләгән чакта, каңгылдый-каңгылдый күктән җиде торна очып китте”, дип әйтүләре йөрәккә нык уелып калды, тетрәндерде. Юлыбызны дәвам итеп, Пинск шәһәренә килдек. Анда да безне ветераннар каршы алдылар. Ашау-эчү оештырылган иде. Ә инде сәфәребезнең иң югары ноктасы – Брест ныгытмасына бару булды. Анда кергәндә яңгыраган музыканы, 1941 елның июнендәге, күпләрнең күңелендә төзәлмәслек яра калдырган, сугыш башлану турында хәбәр итү сүзләрен зур дулкынлану белән тыңладык. Әйтерсең, шушы вакытка кайттык, барлык мәгълүмат сугыш темасына. Музеена кердек, безгә монда “Германияне җиңүгә – 80 ел” истәлекле медале тапшырылды. Ә инде 3 июль көнне, төп вакыйга – Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган зур масштаблы “Җиңү” парадында катнаштык, – диде карендәшебез. 

Автойөрештә катнаша алуына горурлануын бер дә яшермәде ул. 4 көн Минск шәһәрендә яшәгәннәр. Анда экскурсияләргә йөргәннәр, үзләре өчен күп яңалыклар ишеткәннәр, төрле хәрби техника белән танышканнар. Дан Курганы, Хатынь мемориаль комплексларында булганнар.

– Күңел өчен бик авыр җирләр, 80 ел элек булган хәлләрне сөйләгәннән соң, шушы мәхшәрне күз алдына китерәсең. Шуңа, адым саен, илләребезнең тыныч булуын, сугыш афәтләрен күрмәсәк иде дип теләдек. Бигрәк тә Хатыньдагы һәйкәл турында сөйләгәндә, күзләрдән яшьләр килде. Бер абый урманга утынга китә, кайтуына, аның гаиләсен урамга алып чыгып аталар, яндыралар. Бер улы гына исән калган була, ул аны күтәреп ала да, улы: “Әни исәнме?” дип сорый һәм үзе дә әтисенең кулында ук, мәңгелеккә күзен йома.

Анатолий Лапуть үзе дә Белоруссиянең Гродненск өлкәсендәге Ивьевский районы Бакшты авылында туган, якыннары һаман шунда яшиләр. Анатолий Петровичның классташы безгә бу якның истәлекле урыннары турында сөйләде. Бу район партизаннар төбәге саналган, без аның тирәсеннән дә үттек. Анда юл буена монументаль язулар куелган. Әлеге юллардан узганда, күңел сыкрый, күпме кеше гомере өзелгән бит ул җирләрдә, урманнарда күпме әрнү, күпме сагыш!

Белоруссиянең күзгә ташланган соклангыч үзенчәлеге – ул ләкләкләр. Алар багана башларында, йортларның морҗаларында утыралар, басуларда йөриләр. Бик матурлар. Белоруссия шәһәрләренең чисталыгына сокландык, бер чүп юк. Белоруссия храмнарга бай. Аларның да күбесендә булдык. Халкы да киң күңелле, үзара тату яшиләр, президентларын хөрмәт итәләр, – дип сүзен дәвам итте Светлана Васильева.

Ржевтагы совет солдаты мемориаль комплексында да булалар алар. Бик матур эшләнгән совет солдаты һәйкәленә дә чәчәк бәйләме куйганнар. Кайту юлында Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәр округындагы Россия Кораллы Көчләренең “Патриот” хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында соңгы буын мультимедиа мемориаль комплексында тукталалар, төп храмда да булалар.

– “Хәтер юлы – 1418 адым” тарих-сәнгать музеенда йөрдек. Музей комплексында барлыгы 40лап зал. Аларда сугышка кадәрге тыныч тормыш, аннан, газаплы сугыш еллары чагылдырыла, шулай Җиңүгә кадәр бара. Әлбәттә, тарих белән кызыксынган кеше боларны китаптан да укый ала, мәктәп программасына кертелгәне дә аз түгел, тик үз күзең белән күрүгә берни җитми, – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.  

Алар тагын бер тапкыр шундый озын юлларга чыга алуларына сөенүләрен, оештыручыларга, бер гаиләдәй җыелып матур гына йөргән юлдашларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев