Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белголовлар гаиләсе китапханәдә кунакта булган

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә Гаилә елына багышланган фестиваль оештырганнар.

2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү турында карар гаиләне яклау, мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм кебек традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителде.

Бу кыйммәтләр нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе -җәмгыятьнең тотрыклылык һәм чәчәк атуы гарантиясе булып тора. Һәрберебез өчен тормышыбызда иң мөһиме- гаилә. Ул, без яраткан, кайгырткан, аларга бәхет теләгән безнең иң якын һәм туган кешеләребез.

Сарсаз-Баграж китапханәсендә  “МинемгГаиләм” дигән күргәзмә әзерләнгән.

Күргәзмәдә гаилә тормышы серләрен, гаилә мөнәсәбәтләре психологиясен, үсеп килүче буынны тәрбияләүне, гаилә бәхетен төзү принципларын ачучы әдәбият, фотоальбомнар тәкъдим ителгән.

“Китапханәдә гаилә елына багышланган фестиваль үтте. Шактый гына кеше җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев та катнашты. Китапханәбез кунаклары Белголовлар гаиләсе иде.  Алар үзләренең гаиләләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр.” Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул - йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни - йортның тоткасы, ә балалар - аның көзгесе”– диделәр авылның үрнәк гаиләләреннән берсе Белоголовлар. Бәйрәм җырсыз, уенсыз үтми әлбәттә, матур җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев