Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахта авылының исеме бәхет сүзеннән алынган

Бахта авылы– Олы Бахта елгасының өске агымында, Чистай шәһәреннән көньякка таба 22 километр ераклыкта урнашкан.

Авылга 1724 елларда нигез салынган дип исәпләнә. Тарих фәннәре кандидаты Максим Глухов фикеренчә, Бахта атамасы бәхет дигәнне аңлата.

Бахта авылы – РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның туган авылы буларак та билгеле. Бахтада барлыгы 270ләп кеше яши. Авылда балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, шулай ук, мәдәният йорты һәм китапханә эшләп тора. 2000 елда авылның мәдәният йорты карамагында “Карендәш” фольклор ансамбле оеша. 2012 елдан башлап, балалар өчен – “Тәңкәләр” фольклор коллективы, ә өлкәннәрнең “Чаткы” ансамбле эшли. Ике ел элек, авылдашлары Владимир Григорьев һәм Иван Герасимов тырышлыгы белән, Бахта авылының тарихы турындагы китап та дөнья күргән. Башка авыллардагы кебек үк, Бахта халкы да тыныч кына эшләп, яшәп ята. Терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев