Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхет сезнең яклы булыр (йолдызнамә)

16-23 октябрьгә йолдызнамә.

Кучкар (21 март — 20 апрель)
Ниһаять, эшләгән эшләрегезнең нәтиҗәләрен күрергә вакыт җитте. Сез шатлыктан күкнең җиденче катында булырсыз. Шатлыгыгыз белән якыннарыгыз белән бүлешергә онытмагыз.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Кыенлыклар көтелмәгән җирдән барлыкка киләргә мөмкиннәр. Шуңа күрә аралаша торган даирәгезне, эшләрегезне үзгәртмәгез. Алдан тикшерелгән, ышанычлы кешеләргә ышансагыз кулаерак булыр.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Ялкаулык сезне бөтен җирдә «саклап» йөрергә мөмкин. Аңа бирешмәсәгез, барысы да әйбәт булыр. Хәтта иҗат өчен дә вакыт калыр. Игътибар итегез: сезнең хыяллар чынга аша башлаган бит!

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Бу арада сезгә бөтен көннәр бертөрле булып тоелырга мөмкин. Артык моңаерга кирәкми. Тотрыклылык — шулай ук яхшы сыйфат. Шәхси тормышыгызда горурлыкка урын бирмәгез.

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Үз-үзегезгә ышаныгыз һәм барысы да әйбәт булыр. Ниндидер кыенлыклар туса, ярдәмгә дусларыгыз килер. Барысында үзем эшли алам дип, киреләнеп, баш тартмагыз. Ярдәмне кабул итә белергә дә кирәк.

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Якын арада гаиләгез, дусларыгыз белән мөнәсәбәтләр салкынайган кебек тоелырга мөмкин. Беренче адымны үзегез ясап, дуслашырга юллар эзләгез. Үпкәләүләргә урын калдырмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Барлык әйберләргә дә ышанмасагыз, үзегезгә әйбәтрәк булыр. Ялган мәгълуматны чынга алуыгыз бар. Шуңа күп мәгълүматны берничә тапкыр тикшерегез. Соңыннан үзегезгә рәхмәт әйтерсез.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Вакытыгызны юк-барга әрәм итмәсәгез, хәерлерәк булыр. Барысын да төгәл, вакытында эшләсәгез, тиз генә максатыгызга ирешерсез. Ялларда вакытны якыннарыгыз белән өйдә үткәрегез.

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)
Бу атнада бәхет сезнең яклы булыр. Алдагы эшләрегезгә кире кайтсагыз, алар зурдан-зур уңышлар китерергә мөмкин. Ниндидер кыенлыгыгыз туса, гаиләгез белән уртаклашыгыз. Бергә һичшиксез чыгу юлын табарсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Бер вакытта бөтен җирдә өлгереп бетеп булмый. Шуңа үзегезгә төгәл бер максат куеп, аңа туры барыгыз. Киртәләр көннән-көн артып торсалар да, бу дөрес булмаган юл дигән сүз түгел. Димәк нәтиҗәсе кыйммәтрәк булачак.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Сайлау алдында калырга мөмкинсез. Дөрес юлны йөрәгегез күрсәтер. Бу көннәрдә акыл белән түгел, күңел белән эш итәргә тырышыгыз. Атна ахырында яхшы хәбәр алу ихтималы бар.

Балык (19 февраль — 20 март)
Бераз туктап ял итегез. Соңгы арада бик күп эшләдегез, хәзер бераз тынычланып калыгыз. Игътибарны үзегезгә юнәлтегез. Яраткан җирегезгә яраткан кешеләрегез белән барып кайтыр өчен менә дигән вакыт.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев