Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башкортстан керәшеннәренең авырганда әйтелә торган өшкерү сүзләре

Бакалы районында Дарья әби Игушинадан (1894нче елгы) язып алынган сүзләр.

Су тотканда

Кеше су чәчәге белән авырганда, элек аны су тоткан, дип уйлаганнар. Су тоткан кеше бер чүпрәккә тоз белән ярма төйни дә, төнлә сөйләшмичә генә шуны суга агызып җибәрә. Ташлаганда түбәндәге сүзләрне әйтә.

Су атасы – сары сакал,

Су инәсе – Сылубикә,

Шушыны ашагыз,

Шушыны эчегез,

Шушының белән бәхилләгез.

 

Зәхмәт кагылганда

Бу өшкерү ярты чынаяк тозлы суга карап башкарыла.

Сиңа ни булган?

Зәхмәт кагылган.

Ятар булсаң, ят, зәхмәт,

Китәр булсаң, кит, зәхмәт.

Син китмәсәң, мин китәм,

Синең башыңа мин җитәм.

Җилдән китсәң, җилгә кит,

Судан килсәң, шунда кит!

Бетсен-китсен, тфү-тфү,

Минем кулым түгел —

Айша-батман кулы.

Тфү-тфү!

 

Зәхмәт кагылган кеше, өшкерелгән су белән битләрен сөртә, азрак эчә. Югарыда китерелгән үрнәкләрдән күренүенчә, әлеге өшкерү-ырымнарның нигезендә табигатьтәге тылсымлы көчләргә, сихри затларга табыну ята. Бу әлбәттә борынгы мәҗүсилеккә хас күренеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев