Баш командующий рәхмәте
Анна белән Михаил Муллиннар үзләренең балаларын да кешелекле, ярдәмчел һәм булдыклы итеп тәрбияләп үстерәләр
1923 елның 15 октябрендә туган Михаил Муллин, ул чордагы яшьтәшләренең һәрберсе кебек үк, үзенең гомерен илебезгә, халыкка файда китерердәй тыныч хезмәткә багышлау турында хыяллангандыр. Хыял-омтылышлары аны, Келәтле авылының гади керәшен егетен, ул заманда халык арасында иң дәрәҗәле саналган укытучы һөнәрен сайларга этәргәндер. Алабуга педагогия училищесында белем алып чыккан укытучы егет, беренче мәртәбә класска кереп, укучылар каршына басканда, дулкынлану аша зур горурлык хисе дә кичергәндер. Ул минутларда әле Михаил Ватанга нинди куркыныч янавын да, үзенең тиздән өстенә солдат шинеле киячәген дә уена китермәгәндер. Сугыш бар уйларны, хыялларны җимереп, тыныч тормышка чик куя...
1942 елның яз башында Михаил Тимофеевич сугышка китә. Ленинград югары артиллерия училищесында бер ел укып, хәрби хәзерлек үткән Михаил, лейтенант званиесендә, артиллерия өлкән технигы буларак сугышка барып керә. Киев һәм Житомир шәһәрләрен немец илбасарларыннан азат итүдәге батырлыклары өчен, Михаил Тимофеевич Муллин югары баш командующий И.В.Сталинның шәхси рәхмәтләренә лаек була.
Келәтледә генә түгел, тирә-якта Бөек Ватан сугышы чорында Сталинның ике рәхмәтенә ия булган тагын берәр хәрби булдымы икән?!
Яу кырында үзен-үзе аямавы, каһарманнарча сугышканы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены һәм күпсанлы сугышчан медальләргә лаек булган офицер Михаил Муллин 1948 елга кадәр Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була. Шул елны өстендәге хәрби киемен гадәтиенә алмаштыра һәм яшьлек хыялын тормышка ашыра: Кушай башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Авыр сугыш юллары аша узган 25 яшьлек фронтовик Михаилга зур ышаныч күрсәтеп, мәктәп мөдире вазыйфасын да йөклиләр. Ә шулай да аңа кабат хәрби форма кияргә туры килә – 1952 елда запастагы офицер Михаил Муллинны хәрби хезмәткә алалар. Бары тик дүрт елдан соң гына ул кабат мәктәп ишеген ачып кереп, укучыларына рус теле өйрәтә башлый. Укыту белән берьюлы Алабуга педагогия институтының филология факультетында белем ала. 1966-1973 елларда районыбызның Прости авылы мәктәбендә директор булып эшли. «Истоки просвещения» дигән китапта Прости авыл советы рәисе В.Добров, «Михаил Тимофеевич бик тә принципиаль кеше иде, коллектив белән оста җитәкчелек итте, аеруча яшь укытучыларга зур ярдәм күрсәтте», дип язып чыккан.
Гадел, кешелекле, олы йөрәкле педагог үз гомер юлында күпләр, бик күпләр өчен тормыш өлгесе, үрнәк була. Аның хатыны Анна Александровна, бу якларга кайткач, баштагы елларда Балчыклы кибетендә сатучы булып эшли. Уттай янып торган, җитез дә, чая да Аннаны авыл халкы тиз арада үз итеп өлгерә...
Сталин үзе рәхмәт белдергән фронтовик, «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры, гомерен үз укучыларына ныклы белем бирүгә багышлаган Михаил Тимофеевич Муллин Җиңүнең илле еллыгы билгеләп үтелгән елны үзенең туган авылы Келәтле зиратында җирләнә. Ә хатыны Анна төгәл ун елдан соң мәңгелеккә күчә.
Анна белән Михаил Муллиннар үзләренең балаларын да кешелекле, ярдәмчел һәм булдыклы итеп тәрбияләп үстерәләр. Уллары Владимир Михаилович Муллин озак еллар «Главный радиочастотный центр» федераль дәүләт унитар предприятиесенең Түбән Кама филиалын җитәкли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Кызлары Светлана Михайловна Муллина туристлык тармагында хезмәт итә. Ул – «Сәфәр» туристлык фирмасы җитәкчесе.
"Мәңге җәшә, Келәтле" китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев