Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баш авыртуына ризык тәэсир итә

Аракы эчмәсәң, чама белеп ашасаң, баш өянәге җәфаламас

Баш өянәге (мигрень) белән, җир йөзендә яшәүче һәр җиде кешенең берсе җәфалана.  Аңа кеше  ашый торган ризык та сәбәп була икән. Мәскәү табибы, невролог Павел Хорошев фикеренчә, баш авыртуыннан интегүче кешеләргә алкогольле эчемлектән баш тартырга һәм үзенең туклануына игътибарлы булырга кирәк.

Башка спиртлы эчемлеккә караганда, кызыл шәраб баш авыртуына китерергә мөмкин. Шулай ук, экспорт әйтүенчә, беренче карашка бик файдалы булып тоелган сырның барлык төрләре дә  баш авыртуын кузгата, ди.

“Мигрень кузгалуга, еш кына, кофеинлы продуктлар – энергетиклар, кофе, чәй дә сәбәп була. Шоколад та, шикәрне алыштыра торган аспартам һәм тәм көчәйткеч булган глутамат та баш баш өянәген көчәйтергә  мөмкин”, – дигән Павел Хорошев.

Майлы иткә килгәндә, табиб уенча, бу ашамлык үзеннән-үзе генә баш авыртуына китерми. Шуңа карамастан, кайбер кешеләргә вегетарианлык диетасына күчүнең файдасы барлыгын да искәрткән невролог “Спутник” радиосындагы әңгәмә барышында.

Фото: unplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев