“Бәрмәнчек”нең бәләкәй генә олы бәйрәме
Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.
Әлбәттә, 15 ел ул әле юбилейлар дип зурлап сөйли торган дата түгел, ә шулай да, кешеләргә дә, ансамбльләргә дә үтелгән еллардан түгел, башкарылган эшләрдән һәм яуланган биеклекләрдән чыгып бәя бирелә. Бүгенге көндә “Бәрмәнчек”дәүләт фольклор ансамбленең үз яраткан тамашачысы, сәнгать дөньясында үз урыны, үз уңышлары бар.
“Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков белән шул хакта сөйләшәбез.
– 2008 елның 11 февраленнән “Бәрмәнчек” ансамбле керәшен һәм, гомумән, җыр сәнгате дөньясында үз тарихын яза. Ансамбльнең ничек оешуы, анда беренчеләрдән булып кемнәрнең җырлап-биеп йөрүләре турында байтак язылды инде. Шулай да, бераз тарихка да күз салып үтик.
– “Бәрмәнчек” ансамбле республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Әмма керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле буш урында барлыкка килмәде, аның өчен ныклы җирлек бар иде инде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында 2002 елда оешкан “Бәрмәнчек” керәшен яшьләр фольклор коллективы – дәүләт югарылгындагы үз ансамблебезнең юл башы дип саналырга лаек.
Ул яшьләр ансамблендә, беренчеләрдән булып, мәдәният университетының милли сәнгать факультеты студентлары Оксана Дмитриева, Сергей Гладков, Снежана Абрамова, Алексей Савельев, Римма Никитина, Лиана Миронова һәм, шулай ук, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары Вера Васильева, Светлана Матвеева җырлап-биеп йөриләр. Ансамбльне сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров җитәкли.
Ә инде 2008 елның 11 февралендә, Министрлар Кабинетының 73нче карары белән, “Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фолькор ансамбле” Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе” төзү турында карар чыгарылгач, дәүләт ансамбле директоры итеп Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов билгеләнә.
Хәзерге вакытта “Бәрмәнчек”нең вокал, бию һәм оркестр группаларында барлыгы 26 профессионал артист эшли.
Татарстанның атказанган артисткасы, солистка Оксана Дмитриева; заманында “Туым жондозы” керәшен җыры конкурсында үз таланты белән балкыган җырчыбыз Александр Игнатьев; 2015 елда Җөридәге республикакүләм Питрау бәйрәменең “Кряшен чибяре”титулына ия булган Юлия Савельева (ул әле нагайбәкләр фольклоры белгече дә); талантлы җырчы Регина Павлова; Татарстанның атказанган артисты, төрле инструментларда оста уйнаучы, җырчы Елена Григорьева; 25 ел буе Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән хореограф һәм балетмейстер Григорий Сергеев...
Артист-вокалчылар Илнар Зәйнетдинов, Газинур Заһидуллин, Илнар Әхәтов, Илмир Касыймов.
Шулай ук, музыкантлар Азат Хәмидуллин, Адел Низаметдинов, Дмитрий Матвеев, Римма Бикиева, Марсель Авзалов...
Керәшен халык биюләрен бар үзенчәлекләре белән тамашачыга җиткерә алучы талантлы биючеләр Радик Шәйхетдинов, Ләйсән Әдиева, Руслан Насыйров, Нәфисә Әхмәрова, Дмитрий Тачаев, Юлия Габдрахманова, Алмаз Токманов, Алсу Хөсәенова...
Шушы кыска гына вакыт эчендә коллективыбыз авыр югалтулар да кичерде. 2011 елда яшь җырычбыз Диана Мишкина фаҗигале төстә вафат булды. 2013 елда биюче Камил Байбиковның да гомере фаҗигале төстә өзелде.
– Артур, Сезнең Түбән Камадагы беренче концертыгыз бүгенгедәй истә. Ә аңа кадәр, “Бәрмәнчек”нең концертын оештыру мәшәкате белән йөгереп йөргәндә, безнең җирле газета редакциясенә дә сугылган идегез. Газетаның бер битен тутырып, Сезнең белән әңгәмә бирдек. Сез калдырган чакыру билетларын газета укучылар кулга да тидерми алып бетерделәр. Залдагы тамашачы “Бәрмәнчек”не, аягүрә басып, бертуктамый алкышлады. Чөнки түбәнкамалылар фольклор ансамбльнең керәшен җыруларын, керәшен биюләрен профессионал югарлыкта башкаруын беренче мәртәбә күрүләре иде. Янәшәдә утыручы Виктор Шадрин сәхнәгә һәр яңа артист чыккан саен, кабыргага төртеп, өстән генә карап: “Кара, чын керәшен егетләре, кызлары нинди була ул?! Ут өертәләр”, дип мактанып алырга да онытмады. Соңыннан, ул “чын керәшен егетләре һәм кызлары” арасында татарлар һәм башка милләтләр дә барлыгын ишетеп, чак артына утырмады. Ни әйтсәң дә, профессионаллар. “Бәрмәнчек”нең Түбән Камадагы ул концерты, хәтерем ялгышмаса, Сез ансамбль директоры итеп билгеләнгәч булган иде.
– Әйе, 2010 елдан мин “Бәрмәнчек”нең директоры. Ансамбльдә төрле милләт кешеләре эшли. Мин килер алдыннан гына диярлек, төгәле 2009 елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе итеп Эльмира Кашапова билгеләнгән. Эльмира Вафичевна Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 17 ел солистка булган. “Бәрмәнчек”тәге хезмәтен ул ансамбль хормейстеры буларак башлаган. 2013 елдан Эльмира Кашапова – Татарстанның атказанган артисты. Эльмира Вафичевна шикелле үк, Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән “Бәрмәнчек”кә килгән хормейстер Эльза Шәмсетдинова да керәшеннең җыр-бию сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән белгеч.
Ансамбль оркестрының беренче җитәкчесе дә татар кешесе иде: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗанов. Аңа алмашка Константин Владыкин килде. Бүгенге көндә ансамбльнең баш дирижеры – калмык егете Эрдни Чавлинов (Геннадий Макаровның укучысы).
Ансамбльнең баш хормейстеры Эльвира Камалованың да үзенчәлекле башкару манерасы бар. Бүген ул керәшен этник мәдәниятен өйрәнүне дәвам итә, кандидатлык диссертациясен яклап, сәнгать фәннәре кандидаты дәрәжәсен алган белгечебез.
– Артур Владимирович, Сез үзегез дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, олы тәҗрибәгә ия җитәкче. Коллективка да керәшен халык фольклорын белүче, яратучы чын профессионаллар туплагансыз. “Бәрмәнчек”нең бүгенге көндәге эшчәнлеге, кай якларга гастрольләргә җыенуы һәм, гомумән, яңалыкларыгыз, уй-планнарыгыз белән дә таныштырып китсәгез иде.
– Дөнья күләмендәге хәзерге катлаулы шартларда әллә кайларга еракка гастрольләргә чыгып булмавын белеп, аңлап яшибез. Әлбәттә инде, киләчәккә планнар кормыйча гына булмый. Ләкин барысы да без уйлаганча гына булып та бетә алмый бу тормышта. Шуңа күрә, керәшеннәр әйтмешли, “ипләп кирәк, әкрен кирәк”.
Хыялларга килгәндә, яшьләр өчен – яшьләр форматында һәм, шул ук вакытта бай да, эчтәлекле дә, матур да итеп, яңа бер программа чыгарырга телибез.
Ә үзебезнең юбилей кичәсен октябрь башында, сезон ачкан вакытта үткәрергә уйлап торабыз. Бик матур, грандиоз кичә булырга тиеш ул. Бөтен керәшеннәрне, бар туганыйларны җыеп, республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм, әлбәттә инде, информацион партнерыбыз – керәшеннең бердәнбер газетасы булган “Туганайлар” белән бергәләп оештырсак, яхшы булыр.
Барыбызның да максаты бер – керәшеннәрнең борынгыдан ук килгән бай мирасын, шул ук җыруларын, биюләрен, йолаларын һәм гадәтләрен саклап, яңартып, бүгенге көндә генә түгел, киләчәктә дә яшәтү. Әлбәттә, безнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле халкыбызның бай культурасын сәнгать югарылыгына күтәреп, керәшеннәрне бар дөньяга таныту омтылышы белән яши.
– Артур Владимирович, керәшеннәрнең тормышлары, “Бәрмәнчек” артистларының җыруларыдай һәм дәртле биюләредәй матур булсын. “Бәрмәнчек”ле еллар ансамблегездәге һәрбер кешене гел биеклекләргә, яңадан-яңа уңышларга канатландырсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев