Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәрәңге булса, ач калмыйсың

«Минем көзге уңыш» конкурсына Әлмәт районының Илтән-Бута авылында яшәүче Эльвира Майорова да кушыла.

Бәрәңгене юкка гына икенче икмәк димиләр. «Аннан тиз генә тәмле ризыклар әзерләргә була. Шуңа күрә ел саен бакчабызга бәрәңге утыртабыз. Быел яңгыр яумагач, уңыш әлләни булмады. Бакчабыз бәләкәй түгел. 20-25 чиләк утырттык, 110 чиләк бәрәңге уңышы алдык», — диде ул.

Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовның шаяру катыш язган шигыре искә төште.

Бәрәңге

Ачлы-туклы заманнармы,

Зур сугыш елларымы -

Бәрәңгедән генә күрәм

Исән калуларымны.

 

Корал тотып ил сакладык,

Моны бар дөнья күрде.

Америка исә безгә

Коралсыз гына керде:

Югалттык туган кырларның

Бәйсезлеген, йолдызын -

Бәрәңгедән генә күрәм

Колорадо коңгызын.

 

Кабыгын юнмый пешерә,

Кыек бәйләп яулыгын, -

Бәрәңгедән генә күрәм

Хатынның ялкаулыгын.

 

Бәрәңге ди: "Барган чакта

Мин алып бара алам,

Тик кире алып кайталмыйм,

Көчем юк минем, балам..."

 

Санап барам, санап кайтам

Барасы юлларымны, -

Бәрәңгедән генә күрәм

Кайтмый калуларымны.

 

Вакытлыча тәэмин итә

Корсагымның туклыгын.

Бәрәңгедән генә күрәм

Дәрт-дәрманның юклыгын.

 

Үстерә алмый бәрәңге

Җанның рухи туклыгын.

Бәрәңгедән генә күрәм

Акылымның юклыгын...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев