Балык Бистәсеннән Виталий Семеновның йорты һәркемне үзенә җәлеп итә
Хәбәрләр

Балык Бистәсеннән Виталий Семеновның йорты һәркемне үзенә җәлеп итә

Өлкәннәр дә, балаларын иярткән әти-әниләр дә еш килә бирегә

Күңелендәге фантазияне эшкә җиккән Виталий Семенов үз йорты каршында әнә шушы сихри гүзәллекне тудырган. Бу турыда "Авыл офыклары" яза.

Ниләр генә юк биредә?!  Җил тегермәне, сугышчы сыннары борынгы чорларны чагылдырса, янәшәдәге пальма агачлары табигый матурлыкка өнди. Өлкәннәр дә, балаларын иярткән әти-әниләр дә еш килә бирегә. Сокланалар, истәлеккә фотога төшәләр. «Райондашларыма ошый икән, мин бик шат.  Бу минем яраткан шөгылем», - ди Виталий Николаевич.

 


Нет комментариев