Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсе районыннан Евдокия Толстова “Сәламәт иртә” марафоны финалына барып җитте

“Сәламәт иртә” проекты – кешеләрдә яхшы гадәт – иртә белән иртүк тору һәм йорт тирәли, паркта саф һавада йөреп яисә йөгереп кайту гадәтен формалаштыра

Быел марафон 11-31 май көннәрендә алтынчы тапкыр үткәрелде. Катнашучылар 21 көн дәвамында, иртән йөргәнне-йөгергәнне раслаучы фото, селфи ясап, аны үзләренең ВКонтактедагы битләрендә урнаштыра бардылар.

Проектта 21 көн катнашкан кешеләр Казанга чакырылды. Алар арасында карендәшебез Евдокия Толстова да бар. Проектының финал өлеше 4 июнь көнне иртәнге 7:00 дән 8:00 кадәр Казан шәһәренең Кабан күле ярында үткәрелде. Финалистлар өчен йөгерү дистанциясе якынча 5,5 км тәшкил иткән. Ә инде, финишка килеп җитүчеләрне “фирменный” футболкалар, дипломнар көтеп торган, финалистлар Кабан күлендә дә тагын бер тапкыр катамараннарда йөзеп әйләнеп чыкканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев