Балтач ягында Дорга бәйрәме гөрләп үтте
29 июнь көнне Балтач районы Дорга авылында елдагыча зурлап авыл бәйрәмен уздырдылар.
Атнаның нинди генә көненә туры килсә дә, "Активист" күмәк хуҗалыгы Дорганы зурлап уздыра икән. Якын-тирә авыллардан, Балтачның үзеннән кунаклар да күп килә. Быел да машиналарның чуты юк – бәйрәм итәргә халык шактый җыелган иде. Кунакларга, авыл халкына керәшеннәрнең йөзек кашы – "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров киче буе концерт-тамаша күрсәтте.
Бу хакта безгә Доргадан актив карендәшебез Борис Андреев хәбәр итте:
“29 июнь – изге Тихон көне. Бу көнне чиркәү Изге Тихонны искә ала. Безнең авылда бу престол бәйрәме булып санала. 28 көнне кичен авылда зур келәү булды. Элгәреге чиркәү урыныннан Изге Тихон чишмәсенә кадәр тәре йөреше дә уздырылды. Халык бик күп җыелды. “Хөрмәтле авылдашлар, бүген изге бәйрәм. Бу көнне без илебезгә иминлек сорыйк, хезмәт батырларын, илебез сагында торучыларны данлыйк. Авылда яшәүчеләрнең хезмәте бигрәк тә катлаулы, барлык туклану продуктлары да авыл кешеләренең тырышлыгы белән кибет киштәләренә килә. Барысына да баш иеп рәхмәтләр әйтик. Алла һәрберебезгә ярдәмен бирсен”, – дип үз теләкләрен җиткерде Чепьядан килгән отец Сергей.
Икенче көнне кичке бишләрдә бәйрәм башланды. Бәйрәм килгән кунакларны Дорга бәлеше белән сыйлаудан башланып китте. Аннан мәйдан уртасына хезмәт батырлары чыкты. Аларның хезмәтләрен бәяләп, бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, һәр бәйрәмдәгечә җыр-бию, уен-көлке тамашачыларның кәефен күтәрде. “Капчык киеп йөгерү”, “Көянтә белән су ташу” конкурсларын халык аеруча яратып кабул итте, катнашучылар күп булды”,– диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев