Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балтач ягы, Дорга авылы күңелләргә хуш килде

Без, «Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре, Балтач районының Дорга авылында булдык.

Авыл халкының тормышы, тырыш, талантлы кешеләре белән таныштык. Дорга авылы башында ук безне Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров һәм авылның активисты Борис Андреев каршылады.

Алар авылның истәлекле урыннарына — Теми бакчасы, Изге Тихон чишмәсе, авыл паркы, зираттагы чачауник янына алып бардылар. Киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Урамнарның чисталыгына, йортларның төзеклегенә, юлларның тигезлегенә, авыл халкының киң күңеллелегенә, гадилегенә сокланып кайттык. 

Оста куллы карендәшләребез янында булдык, сөйләштек. Дорганың үзендә «Активист» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы бар. Шуңа да, эшсезлектән аптырамый монда халык. Үзләренең эшмәкәрләре, аларның кибетләре бар. Газ, су, ут кергән, доргалылар зарланмый, бар уңайлыклар да бар авылда.

Әлбәттә, авыл тормышы, аның киләчәге халыкның үзенә, җитәкчелеккә бәйле.

Доргалылар турында газетабызның киләсе 10 август санда урын алачак язмадан тулырак укырсыз.

Балтач районының Дорга авылыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев