Балдай тәмле сүзләре, кояш кебек йөзләре: «Кряшен Чибяре» конкурсы быел ничек узды?
«Кряшен Чибяре» елның иң көтеп алынган конкурсына әйләнде. Кайчандыр район күләмендә оештырыла башласа, хәзер аның үз исеме бар. Конкурс сәхнәсенә сайлап алу, әзерлек этапларын узган, керәшен дөньясына битараф булмаган иң-иң керәшен кызлары чыга.
Тугызы да бер дигән
Быел «Кряшен чибяре-2024» титулына ия булу өчен, 9 чибәр керәшен кызы көч сынашты: Ангелина Александрова (Алексеевск районы), Алеся Димитриева ( Зәй районы), Анжелика Иванова (Кукмара районы), Светлана Иванова (Мамадыш шәһәре), Тамара Минова (Яр Чаллы шәһәре), Ариана Кадыйрова (Мамадыш районы), Лиана Маркова (Башкорстан республикасы), Марина Морозова (Питрәч районы), Милена Новикова (Балык Бистәсе).
Финал 5 сынаудан торды: дефиле, визитка, «этника» жанрында иҗади номер, милли йола күрсәтү һәм интеллектуаль тур.
Иң башта, һәр елдагыча, чибәрләребез бәйрәмнең пролог өлешендә чыктылар. Кулларына милли ризыклар тотып, мәйдан әйләнеп, кунакларны сыйладылар һәм «Кряшен Чибяре» мәйданчыгына таба юнәлделәр.
Мәйданчыклар эшли башлауга «Кряшен Чибяре» сәхнәсенә ашыктым. Халык шактый җыелган иде. Конкурс керәшен чибәрләре башкаруындагы «флешмоб»тан башланып китте. Заманча, шул ук вакытта керәшенчә дә булды.
Озак көттермичә, сәхнәдә «Бәрмәнчек» ансамбле солисты, конкурсны алып баручы Илнур Әхәтов күренде. Ул кызлар белән таныштырып, беренче этапны башлап җибәрде. Чибәрләребезнең күбесе үзе турында шигъри форматта сөйләде. Быел сәхнәдә Башкортстаннан ук килгән керәшен кызы да бар иде. Конкурсның киң колач җәюе, башка регионнардан да катнашучылар булуы сөенечле.
Быел кызларның «поддержка»лары да көчле икәнен күреп алдым. Тамашачы арасында зур кәгазгә язылган конкурсантка исеме, дәрт бирә торган «Давай!» ише сүзләр язылган плакатлар күренгәләде.
Тышкы матурлык кына җитми
Конкурста катнашучы кызларга карап кына торасы килә: елмаюлары, күз карашлары, үз-үзләрен тотышлары. Барысы да сокландыра. Ләкин «Кряшен Чибяре» булу өчен бу гына аз. Шуңа да, аларны тышкы кыяфәтләре буенча гына бәяләмәделәр. Беренче чиратта, кызлар йолаларны, тарихны яхшы белергә тиешләр. Конкурсның финалына кадәр, жирәбә уйнатып, һәр кызга керәшен йолалары һәм бәйрәмнәренең берәрсен бирделәр. Бу сынауга җитди караганнар кызлар. Узган ел белән чагыштырганда көчле чыгышлар күп булды. Һәрберсе үзенчәлекле, һәрьяктан уйлап, җиренә җиткереп әзерләгәннәр. Кызлар да театр артистлары кебек. Гаиләләре, туганнары белән сәхнәләштергән йолалар аеруча матур булды, алардан гаилә җылылыгы бөркелеп торды.
Анжелика Иванова күрсәткән «Покрау», Милена Новикованың «Олы көн» йоласын аерым билгеләп үтү дөрес булыр. Бар нечкәлекләре уйланылып эшләнгән. Атрибут, киемнәре, сүзләре, җырулары... Кыска гына вакыт эчендә энәсеннән җебенә кадәр күрсәтеп чыга алдылар. Светлана Иванова туйда түгәрәк яулык бәйләтү йоласын күрсәтте. Алеся Димитриеваның «Рәт җөрү» йоласы да матур иде. Кечкенә генә спектакль карагандай булдык. Алесяның курчак театры артисты булуы да ярдәм иткәндер, шуңа да осталыгы буенча башкалардан аерылып торды.
Чибәрләр арасында читтәрәк торып, «группа поддержки» артында гына калучылары да булды. Питрәчтән килгән Марина Морозова күрсәткән «Питрау» бәйрәмендә ансамбль чыгышын күзәттем. Маринаның үзе кайда икән соң дип, кат-кат күзем белән эзләдем. Сәхнәдә аның үзен күрсәтүе җитми калды.
Конкурста миңа иң ошаган сынау кызларның иҗади сәләтләрен күрсәтүе иде. Монда тамашачы белән жюри күңелле концерт карады дияр идем. Керәшен җырулары, бию, музыка коралларында уйнау, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү — боларның барысы да булды. Гомумән, һәр конкурсантның кайсы яктан талантлы, сәләтле икәнлеген белдек. Чыгышлар да төрлегеге белән аерылып торды.
Ариана Кадыйрова, Алеся Димитриева башкаруында аккапельно керәшен җыруларын ишеттек. Оста, көчле тавышлы кызлар. Тын да алмый тыңлагандыр халык. Конкурста икенче тапкыр катнашучы Тамара Минова думбрада уйнап җырлады. Анысы да үзенчәлекле иде.
Биюләр аерым мактауга лаек. Музыка мәктәбенең бию классын тәмамлаган Светлана Иванова шаян керәшен биюен башкарды. Оста итеп тыпырдап та алды, салмак кына хәрәкәтләре дә искиткеч матур иде. Биюне дә, сюжетын да үзе уйлап тапкан.
Башкортстаннан килгән Лиана Маркова башкалар кебек фонограмма кулланмады. Ул биегәндә, «Сөнәкәй» ансамбле артистлары сәхнә читендә балалайка, баян, калаклар һәм самовар торбасында көй чыгарып уйнап торды. Сәхнә уртасында — сандык, ә эчендә тамакса, сүрәкә һәм кулъяулык иде. Лиана шуларны сандыктан берәм-берәм алып, киеп чабата белән биеп сәхнәне «дер» китерде. Театральләштерелгән үзенчәлекле чыгыш күрсәтте ул. Бар хәрәкәтләре уйланылган. Шуңа да Лиана «Иң җакшы биюче» номинациясендә җиңүче булды.
Чибәрләрне кем рухландыра?
Жюри керәшен чибәрләренең йолаларны белү, җырга, биюгә сәләтләре белән беррәттән, тарихны ни дәрәҗәдә өйрәнгәнлекләренә дә игътибар итте. Гадәттә, кызлар сәхнәгә чыгып баса да, аларга керәшен дөньясы белән бәйле сораулар яудыралар, ә алар шунда ук җавап бирәләр иде. Быел «Интеллектуаль тур» башкачарак оештырылды. Ул — керәшен шәхесләренә багышланды, «Кем мине рухландыра» дип аталды. Һәр конкурсант үзе сайлаган шәхес турында чыгыш әзерләп килгән. Алар, бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, Геннадий Макаров, Николай Дунаев, Луиза Янсуар, Людмила Белоусова, Галина Казанцева, Владимир Красильников кебек танылган шәхесләр турында сөйләделәр.
Таҗлы кызлар
Һәр конкурсның көтеп алган өлеше — җиңүчеләрне ачыклау. Башка еллардан аермалы буларак, "Кряшен Чибяре-2024«не быел төп сәхнәдә игълан иттеләр. Кызларның барысы да заманча керәшен күлмәгеннән сәхнәгә чыкты. Башта төрле номинациядә җиңгән кызларны бүләкләделәр.
Алеся Димитриева — «Онлайн Кряшен Чибяре»,
Ангелина Александрова — «Иң сөйкемле»,
Лиана Маркова —"Иң җакшы биюче«,
Тамара Минова — «Иң иҗади»,
Марина Морозова — «Керәшен җанлы».
«Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең махсус «Питрау чибәре» номинациясендә җиңүче —— Лиана Маркова.
Номинацияләрдә җиңгән кызларга таҗ, диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Конкурста өченче урынны — Анжелика Иванова, икенче урынны Милена Новикова алды.
Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» исемен Ариана Кадыйрова яулады.
Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре» титулына Светлана Иванова лаек булды.
Җиңүчеләргә таҗ, диплом һәм бүләкләрне Россия дәүләт думасы депутаты Анатолий Иванов һәм Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин тапшырды.
Соңыннан кызлар, бергәләп, «Кряшен чибяре» конкурсы гимнын башкардылар.
Бар дөньяга танылсын
«Кряшен Чибяре» конкурсын Питрауның йөзе кашы дип әйтәбез. Бу — дөрестән дә шулай. Чөнки, меңләгән кунак арасында, нәкъ менә шушы конкурсны карарга килүчеләр шактый. «Кряшен Чибяре» кем булды?" дигән сорау да иң еш бирелә торган сорау. Ел дәвамында җиңүче кызның исеме телдән төшми.
Быел конкурс бер сулышта узды кебек, хәтта, каршыда төп сәхнәдә яңгыраган дөбер-шатр эстрада музыкасы да комачауламады. Әллә инде без аңа ияләнеп беттекме... Ни дисәң дә, ел да шулай бит ул. Бәйрәмнең "хедлайнер«ы чыгышы вакытында, шул тавышка керәшен җыруларын да тыңладык, биюләрен дә карадык. Кызлар югалып, каушап калмады, киресенчә, тагын да дәртләнебрәк китеп, кычкырыбрак сөйли, үзләрен сәхнәдә иркенрәк тота башладылар.
Халык арасында, бу конкурсны зур сәхнәләрдә, башка вакытта оештырырга кирәк дигән фикерләр йөрсә дә, Питрауны «Кряшен Чибяре» конкурсыннан башка күз алдына китерүе авыр. Бәйрәмгә килгән һәркем, чибәрләр җыелган мәйданчыкка керми калмый. Йола-бәйрәмнәребезне, җыруларыбызны сәхнәгә алып чыгучы керәшен кызларыбызга сокланып, «булдырасыз!» дип әйтик. Җөри Питравының чибәрлек, яшьлек, зирәклек бәйгесе бар дөньяга танылсын, кызлар анда катнашуны зур дәрәҗәгә санасын!
Зур горурлык
Конкурстан соң керәшен чибәрләре үз хис-кичерешләре белән дә уртаклаштылар.
Җиңүче Светлана Иванова:
«Конкурста өч ел рәттән катнаштым. Ул миңа яңа сулыш бирде. Ике ел катнашып, күңелдә ниндидер „азарт“ барлыкка килде. Урыннарны игълан иткәндә кул-аякларым калтырады. Башыма җиңүче таҗы кидергәндә, әйтеп бетергесез хисләр тойдым. Әти-әниемнең шатлыклы йөзләрен күреп, аларны сөендерә алуым өчен үземне бәхетле хис иттем», — дип сөйләде.
Икенче урынна алган Милена Новикова:
«Авыр юл булды. Әмма без аны барыбыз да тиешлечә үттек. Үзебезне, барлык куркуларны җиңеп, халкыбызның матурлыгын, бай культурасын, ул гына да түгел, гаиләләребезнең саклап калган мирасын күрсәтә алдык. Үзенчәлекле, кабатланмас керәшен кызлары без. Шуны истә тотыгыз. Конкурс тамырларыбызга, керәшенлегебезгә тагын да якынаерга ярдәм итте дип уйлыйм. Бу хисне җуймасак иде. Конурс һәрберебезнең күңелегдә үз орлыгын салып калдырды. Ул орлык тишелеп, матур чәчәккә әверелерме яки тишелмичә генә череп ятармы — ансы инде безнең кулларда», — дип сөйләде ул.
Өченче урынны алган Анжелика Иванова да конкурстан канәгать калган:
«Үз нәселемә керәшенлекне сеңдереп калдырасым килә. Керәшен кызы тышкы гүзәллеге генә түгел, эчке күңел дөньясы белән дә гаҗәеп чиста, тыныч, матур булырга тиеш дип саныйм. Керәшен кызы булу — үзе бер горурлык бит ул».
Башкортстаннан килгән Лиана Маркова:
«Кряшен чибяре» — үзебезнең үзенчәлекле культурага карата күңелемдә тагын да зуррак хөрмәт тудырган проект. Анда катнашу гына да зур бәхет! Конкурстан соң, йола-гадәтләребезне, тарихыбызны тагын да күбрәк өйрәнү теләге туды», — дип үзенең киләчәккә уй-ниятен дә җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев